17- 20 октябрьдә Казанның Уникс залында халык артисты Айдар Галимовның “Бер мизгел” исемле концертлары үтте. Әлеге тамашада ул 1937 ел корбаннарын искә алып “Колыма” җырын башкарды. Зөлфәт Хәкимнең “Төнге сәяхәт”ен яңгыратты. Наҗар Нәҗми иҗатына игътибар бирде. Мостай Кәрим шигырьләрен сөйләде. “Казанда көз матур килсә дә моңсу” дип быел якты дөньядан киткән татарның бөек шәхесләрен - Туфан Миңнуллин, Шәүкәт Биктимеров, Шамил Закировларны искә алып узды. Айдар Галимовның 20 октябрь тамашасына Салават Фәтхетдиновтан башлап, урта һәм яшь буын эстрада артистлары, җырчылар, теле-радио алып баручылары, шагыйрьләр килгән иде. [Рөстәм Исхакый фотолары]
Айдар Галимовның Казанда "Бер мизгеле"
41
42
Айдар Галимов
43
“Айдар” театр-студиясе биючеләре
44
Юмор остасы, алып баручы Җәвит Шакиров Айдар Галимовка "күчтәнәч" бирде
45
Иң яшь тамашачы
46
Концертта тамашачы Айдар Галимовка фикерләрен дә язды