Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша татарлары Петербурда җыела


27 октябрьдә Санкт-Петербурда Польша татарлары очрашуы уза. Алар арасында Гданьски шәһәренең Леон Крычиньски исемендәге татар үзәге рәисе Ежи Шахуневич һәм аның урынбасары Омар Асанович та бар, дип яза Татар-информ.

Очрашу Санкт-Петербурның “Татарстан” татар иҗтимагый үзәге чакыруы буенча оештырыла. Икенче көнне кунакларның Санкт-Петербур һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче татарлар белән очрашуы, автобус белән экскурсиягә чыгуы планлаштырылган.

Польшада хәзерге вакытта биш меңләп Польша-Литва татарлары яши. Белостокта алар тупланыбрак утырган, Гданьскида исә диаспора аеруча актив һәм анда барлыгы бер меңләп татар исәпләнә.
XS
SM
MD
LG