Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан беренче халыкара бәйге үтте


Татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында катнашучылар
Татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында катнашучылар

19 октябрьдә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан I халыкара олимпиада булып узды. Анда төрле илләрдән йөздән артык мәктәп укучысы катнашты, сигезе җиңү яулады.

Олимпиадада Татарстаннан, Русиянең 14 өлкәсеннән һәм 9 чит илдән килгән милләттәшләребез дә көч сынашты. Бәйгедә татар телен мәктәптә укыган 9-11 сыйныф укучылары катнашты, ә чит илдән килүчеләрдән 14-25 яшьлек шәкертләр туган тел белемнәрен сынады.

Бәйге ике өлештән торды: 26-29 сентябрьдә олимпиаданың беренче туры узды: мең ярым укучы интернетта тәкъдим ителгән тест биремнәрен чиште. Катнашучылар географиясе киң: Татарстан, Русия, Финляндия, Төркия, Кытай, Украина, Казакъстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Азәрбайҗан һәм Кыргызстан. Нәтиҗәдә жюри тарафыннан икенче турга йөз шәкерт сайлап алынды.

Олимпиада “Туган телләрне һәм әдәбиятларны саклау һәм үстерү” халыкара фәнни-гамәли форум кысаларында уздырылды. Форум ачылышында катнашкан Төркия кунагы - Төрек лингвистик җәмгыятенең экс-президенты, профессор Акалын Шөкрү Хәлүк олимпиаданың бик мөһим вакыйга икәнен билгеләп үтте.

“Форумга килгәч, татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада үткәнен белдем. Бездә дә төрек теле буенча шундый олимпиада уздырыла. Һичшиксез, мондый чаралар телнең үсешенә зур йогынты ясый”, диде профессор Акалын Шөкрү Хәлүк.

19 октябрьдә Казан дәүләт университетында бәйгенең икенче туры узды. Монда балаларның татарча сөйләшә белү осталыклары да, татар халкы тарихы, аның мәдәнияте буенча белемнәрен дә сынадылар. Билгеле бер темага эссе язу, татар телендә яки татар милли үзенчәлекләрен чагылдырган иҗади номер әзерләү бәйгеләрендә алардан креативлык, иҗади осталык та таләп ителде. Шулай ук катнашучылар татар җырлары һәм биюләре, нәфис сүз, яшәгән төбәк турында видеопрезентация кебек биремнәрне үтәделәр.

Якшәмбе Халыклар дуслыгы йортында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Тантанада катнашкан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова бу чараны зур бәйрәм дип атады.

“1990 еллардан бирле Татарстанда туган телне үстерү буенча күп эшләр башкарыла. Ә бүген инде татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадалар да уздырыла. Бу бик зур вакыйга һәм зур бәйрәм”, диде Римма Ратникова.

Олимпиадада сигез җиңүче билгеләнде: Фатыйха Җәмүцзыя (Кытай), Ринат Габделкаюмов (Казакъстан), Ләйсән Габделманова белән Айдар Шәйхин (Татарстан), Алсу Галимова һәм Алсу Шәйхетдинова (Башкортстан), Алсу Шәйдуллина (Чуашстан), Гүзәл Арсланова (Оренбур өлкәсе).

Җиңүчеләргә һәм призлы урын яулаучыларга дипломнар һәм iPADлар тапшырылды. Шулай ук “Татар телен иң яхшы белүче”, “Татар халкы һәм Татарстан тарихын иң яхшы белүче”, “Татар мәдәниятен иң яхшы белүче” номинацияләре җиңүчеләре аерым билгеләп үтелде.
XS
SM
MD
LG