Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү идеология диктатын торгыза. Казан калышмый


Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов. Казан, 6 май 2010
Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов. Казан, 6 май 2010

Татарстанда дини, милли һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләүче эчке сәясәт департаменты булдырылды. Русиядә ватандарлык тәрбияләү белән шөгыльләнүче яңа идарә барлыкка килде. Кайбер белгечләр моны идеология диктатын торгызу дип атый.

Узган җомга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов яңа департамент булдыру фәрманын имзалады. Бу департамент республикадагы эчке сәясәт мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. Дини, милли, иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген үз контроленә алачак. Моңа кадәр республикада эшләп килгән өч аерым идарә – эчке сәясәт идарәсе, ватандашлар җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек идарәсе, дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе берләшеп бер департаментка әйләнә. Элек эчке сәясәт идарәсе башлыгы булган Александр Терентьев бу яңа департаментның җитәкчесе итеп куелды.

Белгечләр бу департаментны 19 июльдә Татарстан диния идарәсе җитәкчелегенә һөҗүмнәргә җавап буларак оештырылганлыгын әйтә. Әлеге департамент дини һәм иҗтимагый оешмалар белән эшчәнлекне көчәйтергә җыена.

Бу департаментка кергән идарәләрнең җитәкчеләре әлегә расланмаган. Яңа оешмада 40лап кеше эшләр дип көтелә. Терентьев сүзләренчә, милли һәм дини берләшмәләр белән диалогны көчәйтергә, шулай ук республикадагы сәяси тормышны активлаштырырга кирәк. Терентьев “Коммерсантъ”ка биргән әңгәмәдә, департаментның иң беренче чиратта “президент эшчәнлеген нәтиҗәлерәк итү өчен” булдырылганлыгын белдерә.

Сергей Сергеев
Сергей Сергеев
Сәясәт белгече Сергей Сергеев, бу үзгәреш, төбәктә вазгыять катлаулангач, президентның милли һәм дини мәсьәләләргә игътибары артачагын күрсәтеп тора, диде. Аның фикеренчә, узган ел декабрь аенда булып узган протест чаралары да бу яңа оешманы булдыруга этәргеч ясаган.

Сергеев сүзләренчә, эреләштерү бюрократиянең яраткан эше һәм әгәр алга таба төрле иҗтимагый оешмалар һәм җәмәгатьчелек фикеренә колак салмасалар, яңа департаментта эшләүчеләр санын арттыру гына нәтиҗә бирмәскә дә мөмкин.

"Җәмгыять өстеннән контроль көчәйтелә"

Миңнеханов бу яңа департаментны булдыру карарын имзалаганның икенче көнендә үк Русия президенты Владимир Путин үз администрациясендә яңа идарә булдыру турында фәрман чыгарды. Идарә ватандарлык тәрбияләү һәм Русия җәмгыятенең рухи-әхлакый нигезен булдыру белән шөгыльләнәчәк дип хәбәр ителә. Фәрман “Ватандарлык тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү” дип атала.

Сентябрь уртасында Путин Краснодарда кадетлар мәктәбендә булып ватандарлык һәм рухи тәрбиягә багышланган махсус киңәшмә үткәргән иде. Ул анда алга таба илдә Русия империясендә һәм Советлар берлегендә булган иң яхшы тәҗрибәнең яңача кулланылырга мөмкинлеген дә әйтеп үтте.

Рәсмиләр бу яңа оешма халыкта ватандарлык, бу очракта Русияне ярату һәм аның белән горурлану тәрбияләү өчен оештырылганлыгын әйтә.

Николай Петров
Николай Петров
РБК dailyга Кремльдәге бер хезмәткәр бу яңа идарә турында: “Бездә яшь буынны тәрбияләүдә системалы эш алып барылмый. Үз илеңә хөрмәтнең гомум нигезе дә булдырылмаган: дәүләт институтларына хөрмәт, иҗтимагый кыйммәтләрне дә аңлау юк. АКШта ватандарлык төшенчәсе бик төгәл – без илне яратабыз, без аның кануннары белән горурланабыз, хакимияткә һәм аның символлары булган әләм белән гимнга хөрмәт белән карыйбыз кебек догмалар бар”, дип белдерде.

Мәскәү Карнеги үзәгенең фәнни шура әгъзасы Николай Петров Русия җитәкчелегенең АКШ тәҗрибәсенә таянырга теләвенә гаҗәпләнә. “Бездә система бөтенләй башкача төзелгән. АКШта дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар арасында үзара мөнәсәбәт төрле өстәмә структуралар аша түгел, ә бер-берсенә ачык итеп оештырылган. Бездә, чынлыкта, президент администрациясендә өстәмә идарә булдырып, җәмгыять өстеннән контрольне көчәйтү турында гына сүз бара”, дип белдерде Петров.

Глеб Павловский
Глеб Павловский
“Нәтиҗәле сәясәт” вакыфы башлыгы Глеб Павловский “президент администрациясенең үзен педагог итеп санавына” канәгатьсезлек белдерә. Илдә ватандарлык юк һәм аны тәрбияләргә кирәк дигән белдерүләрне дә сәясәт белгече үз ватандашларына түбәнсетеп карау буларак бәяли.

“Әйтмәсәң дә билгеле, демократик илләрдә генә түгел, һәр дәүләтнең ватандашлары ватандарлар, ә киресенчә була алмый”, ди Павловский. Аның фикеренчә, Русия җитәкчелегенең бу яңа идарәне төзүе, инде элек булганча, идеологиянең катгый диктатын торгызу өчен яңа исем һәм яңа рәвеш кенә уйлап табу булып тора.
XS
SM
MD
LG