Accessibility links

Казан университетында Ясәвиевне яклап имза җыялар


Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев
КФУның журналистика һәм социология факультеты студентлары укытучылары Искәндәр Ясәвиевне яклап ректор Илшат Гафуровка ачык хат язды.

Элегрәк КФУның журналистика һәм социология факультеты деканы урынбасары Искәндәр Ясәвиев “Новая газета” басмасында дөнья күргән "Комплекс кире кайта" дип аталган язмадагы мәгълүматларны тикшерергә сорап Русиянең баш прокуроры Юрий Чайкага хат язган иде. Әлеге язмада КФУ ректоры Илшат Гафуровның Чаллыдагы 29нчы комплекс җинаять төркеменә катнашы булуы турында әйтелә.

Шушы хатыннан соң Ясәвиев декан урынбасары вазифасыннан китүе турында игълан итте. "Бу карарга факультет деканы Васил Гарифуллин белән сөйләшкәч килдем. Аңлавымча, минем прокуратурага мөрәҗәгатемнән соң аның белән җитәкчелек арасында авырлыклар барлыкка килгән”, дип аңлатты ул.

Ректор исә Ясәвиевнең декан урынбасары вазифасыннан үз теләге белән китүен белдерде. "Ректорның эшчәнлеген тәнкыйтьләгән Ясәвиев декан урынбасары вазифасыннан үз теләге белән китте. Бу табигый карар, 2005 елдан бирле аның ни бары дүрт фәнни хезмәте булган", диде Гафуров соңгы ректорат җыелышында.

Ректорның шушы белдерүе студентларның ризасызлыгын уятты. Социаль челтәрләрдә аны яклау кампаниясе башланды.

* * * *

Әлеге материал әзерләнгәндә КФУ мөгаллиме, галим Искәндәр Ясәвиевне яклап ректор Илшат Гафуров исеменә юлланган ачык хатка теләктәшлек күрсәтүче журналистика һәм социология факультетының бүгенге һәм элекке студентларның саны 180нән арткан иде.

Казан федераль университет ректоры Гафуровка юлланган ачык хат http://www.onlinepetition.ru интернет битенә урнаштырылып социаль челтәрләрдә таралды. Без галим Искәндәр Ясәвиевне яклап хатка кул куючыларның кайберләренең фикерләрен белергә булдык.

"КФУдагы яшелчәчелек"

Рөстәм Абдрахманов
Рөстәм Абдрахманов
Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультеты студенты Рөстәм Абдрахманов үзенең мөгаллиме Искәндәр Ясәвиевне яклап КФУда сүз әйтә алмавына зарлана.

“Ул факультетыбызда иң яхшы укытучыларның берсе. Аның профессионал булуын беркем кире кага алмый. Искәндәр Ясәвиевнең өстен якларын аңлата алмасам да, аның аша социология фәнен яхшы беләм дип әйтә алам. Аның белән күңелсез вакыйга булды. Мин ардым төкерүләрдән. Үземнең өй ишек төбендә тәмәке тартып төкереп йөрүче урам малаена сүз әйтергә курыкмыйм. Аның белән әйткәләшеп күзлек ватылса да кызганыч түгел. Тик нигә минем университетымда төкерүчегә сүз әйтергә батырлыгым җитми? Бәлки мин “яшелчәдер”, ди КФУның журналистика һәм социология факультының V курс студенты Рөстәм Абдрахманов. Бу фикерләрен ул LiveJournal – Җанлы журнал” аша да белдерә. Язмасын “КФУдагы “яшелчәчелек” дип атаган.

"КФУ – сату-алу урыны"

Ясәвиевне яклап ачык хатка кул куючы икенче бер әңгәмәдәшебез – КФУның элекке студенты, 2008 елда журфакны тәмамлаган, “Дарвин теориясе” агентлыгының PR белгече Эльнара Фәйзетдинова да Казан федераль университетының дәрәҗәсе төшүе хакында әйтә.

Эльнара Фәйзетдинова
Эльнара Фәйзетдинова
“Минем өчен Казан университеты – ул иң элек фән сарае. Әмма бүгенге көндә университет исемен генә түгел, төп мәгънәсен дә җуйды. КФУ - ул бүген диплом сату урыны. Безнең укытучыларыбыз хәзерге көндә иң беренче очракта студентларның белеме турында түгел, ә факультетны ничек асрау турында уйлыйлар. Бүген алар коммерсантлар хәленә куелган. Искәндәр Ясәвиев эшсез калмаячак, ә Казан университеты һәм студентлар өчен бу бик зур югалту”, ди Эльнара Фәйзетдинова.

"Кыйммәткә төшкән сүз иреге" һәм "теш күрсәтү"

“Искәндәр Ясәвиев безне журфакта укытты, бик акыллы, укымышлы мөгаллим. Барлык студентлар диярлек аның дәресләренә бик теләп барды. Чөнки ул кызык итеп аңлата иде, аудиторияне тота белде. Аңа афәрин диясе килә, дөреслекне белер өчен курыкмыйча ачык мөрәҗәгать белән прокуратурага чыга. Сүз ирегенең шулкадәр кыйммәткә төшүе бик кызганыч”, диде журналист Эльвира Шәрәфиева.

Эльвира Шәрәфиева
Эльвира Шәрәфиева
Бу уңайдан журналист Ирек Мортазин “Җанлы журналда” бу гамәлне “Журфак тешен күрсәтә” дип бәяләде.

Интернеттагы теләктәшлекне күреп галим Искәндәр Ясәвиев тә “Контакт”тагы битендә үз фикерен җиткерде.

“Хөрмәтле студентлар, коллегалар һәм иптәшләр! Теләктәшлек күрсәтүегез өчен бик зур рәхмәт! Мин декан урынбасары вазифасыннан киттем, тик Казан университеты укытучысы булдым һәм булачакмын”, ди Ясәвиев.
XS
SM
MD
LG