Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитовны мәхкәмәгә биргән өчен Сәетованы эзәрлеклиләр


Рәмилә Сәетова Башкортстан республикасы прокуратурасы каршында
Рәмилә Сәетова Башкортстан республикасы прокуратурасы каршында
Башкорт җәмәгатьчелек оешмалары шурасы соравы белән аксакаллар шурасы сәркәтибе Рәмилә Сәетова Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовны башкорт телен мәҗбүри укытуны бетерүне яклаган белдерүе өчен мәхкәмәгә биргән иде. Рәмилә ханымны тикшерү бүлегенә чакырып сорау ала башлаганнар.

Болар хакында аксакаллар шурасы сәркәтибе Рәмилә Сәетова “Азатлык”ка шуларны сөйләде:

“Аксакаллар шурасы соравы буенча мин 12 октябрь Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән идем. Анда аксакаллар шурасының Башкортстан президентының мәктәпләрдә башкорт телен мәҗбүри укытуны бетереп, үз теләкләре белән генә өйрәнүне калдыру кирәклеге турында чыгышына ризасызлыгы белдерелгән иде. Шул уңайдан аксакаллар президенты республика Конституциясен бозуы уңаеннан мәхкәмәгә бирергә булды. Чөнки Конституция буенча республикада урыс һәм башкорт телләре дәүләт телләре һәм алар тигез. Мәхкәмә гаризаны кире какты, мине прокуратураның тикшерү бүлегенә чакыра башладылар.

20 октябрь мин тикшерү бүлегендә булдым. Анда миннән “Күк бүре” интернет сәхифәсендә көн күргән бер язма уңаеннан экстремистлыкка бәйле сорау ала башладылар. Эш шунда, “Айрат Дилмөхәммәтов Себер төрмәсендә дә көрәшен дәвам итә” исемле язманы прокуратура 14 август экстремист эчтәлекле булуы турында хәбәр иткән иде. Канун буенча ул язмага бәйле тикшерүләр бер ай эчендә узарга тиеш. 14 сентябрь аның вакыты узса да, мине шул эш буенча тикшерә башладылар. Минем “Күк бүре” сәхифәсенә катнашым юк. Ул гына да түгел, мине ул сәхифәнең администраторы дип күрсәтәләр. Мин боларны президент өстеннән мәхкәмәгә бирүем өчен эзәрлекләү дип бәялим. Бу хокукый түгел, ә сәяси мәсьәләгә әйләнде”.

Рәмилә Сәетова башкорт телен мәҗбүри укытуны бетерүгә каршы көрәшләрен дәвам итәчәкләрен дә ирештерде. Аның сүзләренчә, унбиш көн эчендә югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү хокуклары бар һәм аннан мотлак файдаланачаклар.
XS
SM
MD
LG