Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты: Казанда үтерелгән сугышчылар - мөфтигә һөҗүм итүдә шикләнелүчеләр


Казанның Химиклар урамындагы махсус операциядә үтерелгән сугышчылар мөфти Илдус Фәизгә һөҗүм оештыруда шикләнелүчеләр булган. Бу хакта Русия тикшерү комитеты хәбәр итә.

Комитет белдергәнчә, шикләнелүчеләрнең тору урыны табылган һәм ФСБ аларны кулга алырга теләгән. Ләкин сугышчылар кораллы каршылык күрсәткән.

РИА Новости террорчылыкка каршы милли комитеты (НАК) вәкиленә сылтама ясап хәбәр иткәнчә, үтерелгән сугышчыларның икесе – Кашапов һәм Валеев – Мингалеев төркеме әгъзасы булган. НАК аларның исемнәрен китерми.

Мөфти Илдус Фәизгә һөҗүм оештыруны Рәис Мингалеев үз өстенә алган иде. Үзен “Татарстан мөҗәһитләре әмире” дип атаган Мингалеев интернет аша белдерү ясады. Соңыннан аның үлеме турында хәбәр ителде. Интернетта аның җәназасыннан видео барлыкка килде. Тикшерү комитеты видеодагы кадрлар махсус оештырылган булырга мөмкин дип белдерде.
XS
SM
MD
LG