Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рафаил Хәкимов: «Атышлар артында ислам эшләре түгел, ә криминал»


Татарстан фәннәр академиясе тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов, Казандагы кичәге фаҗигале вакыйга артында криминал торуын белдерде.

«Минемчә, бу мөфтигә һөҗүм итү темасының дәвамы. Бу ислам эшләре түгел, ә криминал. Минемчә бу террор түгел. Криминал гади бәрелешләр кебек тоелырга гына теләми, яңа формалар эзли. Төрмәдә утыручыларның күбесе чыккач үз эшләрен дәвам итте. Биредә ниндидер идеология роль уйный дип әйтмәс идем. Бәйрәм алдыннан шартлау оештыру – ул күз буяу сыман гына”, - диде Хәкимов Бизнес-Онлайн газетына.

Кичә Химиклар урамындагы кораллы шикле төркемгә каршы махсус операция уздырылды. Бәрелештә террорда шикләнелүче ике кеше үтерелде. Шулай ук авыр тән җәрәхәтләре алган ике федерал иминлек хезмәте (ФСБ) сугышчысы үлде.
XS
SM
MD
LG