Accessibility links

Әфганстанда террорда 41 кеше үлде


Әфганстан төньягының Маймана шәһәрендә булган террор гамәлендә 41 кеше үлгән, тагын 50дән артык кеше зыян күргән. Җирле мәчеттә билгесез кеше бәйрәм намазы вакытында үз-үзен шартлаткан.

Фаҗига корбаннары арасында 15кә якын полиция хезмәткәре булган. Шартлау вакытында мәчеттә шулай ук Фарьяб вилаяте губернаторы һәм җирле полиция идарәсе башлыгы да булган. Алар зыян күрмәгән.

Әлегә террор өчен җаваплылыкны үз өстенә алучы булмады.
XS
SM
MD
LG