Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канада татары яңа әлифба тәкъдим итә


Батухан Азимов
Батухан Азимов

Канаданың Торонто шәһәрендә яшәүче Батухан Азимов татарлар өчен латин хәрефләрен куллануда үз юнәлешен тәкъдим итә. 2000 елда Татарстан министрлар кабинетында кабул ителгән карар буенча латин графикасына нигезләнгән татар алфавиты 34 хәрефтән торса, Батухан әфәнде 28 хәрефле алфавитны аралашу өчен бик кулай дип саный.

Батухан Азимов 1926 елда Казакъстанның Шымкент (Чимкент) каласында туа. Аның әти-әнисе 1921 елгы ачлыктан котылу өчен шушы якларга барып чыга. 1934 елда Азимовлар кабат Казанга кайта. Батухан алты сыйныфны тәмамлагач һөнәр училищесына укырга керә. Шул елны сугыш башлана. Үзе әйтүенчә, советлар агитациясенә бирелеп, малайлык җүләрлеге белән фронтка китә. Әнисенә “Мин сугышка киттем, мине эзләмәгез” дигән язу калдыра. Батухан башта шәһәр яны поездына утырып Яшел Үзәнгә, аннан хәрби эшелонда Ворнежны узып Харьков тирәләренә барып чыга. Биредә ул совет разведчиклары кулына эләгә һәм алар тәкъдиме белән Киев шәһәреннән ерак булмаган Клавдиво станциясенә немец армиясе хәрәкәтен күзләргә китә. Бу чакта Киев немецлар кулында була һәм Батухан да шушы басып алынган төбәктән чыга алмый. Биредә аны тотып алып балалар йортына озаталар. Юлда ул кача, малайга ярдәм итәргә теләүчеләр аның татар баласы икәнен белеп, татар гаиләсенә тапшыралар. Биредә Батухан Казанда яшәүче туганы Суфия апасының фотосын да күрә. Апасының кызы шушы йортта яши булып чыга һәм аның язып биргән кәгазе буенча Жмеринкадагы туганнарына юл ала. Биредә ул кыш чыга. Яз көне румыннар кулында булган Одесса каласына эләгә. Аны биредә тоткарлыйлар һәм “Фонтанка-3” дип йөртелгән балалар йортына озаталар. Бу чакта аңа 15 яшьләр була. 1942 елның март-июнь айларын биредә уздыра, аннан качып Кырым якларына юл тота. Джанкой (Җанкай) тирәсендә поезддан сикерә. Биредә аны тагын бер татар гаиләсе үзенә сыендыра.

1944 елның башында Батухан яшендәгеләрне җыеп Германиягә эшкә озаталар.Төрле җирдә төрле эшләр эшләтеп, бер айдан соң аларны Польшаның Новый Сонч каласына китерәләр. Тиздән Германиягә озатачакларын белгән Батухан Карпат урманнарына качу җаен таба, биредәге Крайов армиясе партизаннарына кушыла. Аннан инде янәшәдә хәрәкәт иткән Чапаев исемендәге совет партизаннарын эзләп таба. Бераздан әлеге партизаннар советларның регуляр армиясенә кушыла һәм алар 2 майда Берлинда була. Берлин алынганнан соң Батухан хезмәт иткән гаскәрләрне Прага юнәлешенә җибәрәләр. Батухан әфәнденең сугышка кадәрге тормыш юлы кыскача әнә шундый.

1950 елда аны советларга каршы эшчәнлектә гаепләп кулга алалар, 25 елга төрмәгә озаталар. Сталин үлгәч тә Мордовия, Омски якларындагы төрмәләрдә өч ел утыра (җәмгысе алты ел). Азимовны Борис Ельцин заманнарында гына аклыйлар, сугыш бүләкләре булган медальләрен кире кайтаралар. Ул 1995 елга кадәр Чаллыда яши, аннан тормыш иптәше Наҗия ханым белән Канаданың Торонто каласына күченә.

"Кирилл хәрефләре безнең тел өчен уңайсыз"

Батухан Азимовтан латин графикасы нигезендә татар алфавитының кыскартылган варианты хакында сорадык.

– Батухан әфәнде, Татарстан депутатлары кабул иткән, хөкүмәт раслаган латин алфавиты бар бит инде, ни өчен аны үзгәртү эшенә алындыгыз?

– Мин Казанда тумасам да, бу калада татар мәктәбен бетердем. Беренче сыйныфны Кабан күле буендагы 11нче мәктәптә башладым. 5-6 сыйныфларны татар мәктәбе саналган 12нче мәктәптә укыдым. Бу бина махсус татар мәктәбе өчен төзелгән. Хәзер аны башка милләткә биргәннәр, вакыты җиткәч, тагын татар мәктәбе булып кайтыр.

Сугыш алдыннан яңалифне кирилга үзгәрттеләр. Бу безнең халык өчен бик уңайсыз булды. Без – төрки халык. Безнең фонетика, морфология, сүз әйтешебез бөтенләй башкача. Кирилл хәрефләре славяннар өчен уңайлыдыр да, ләкин без аны хупламадык. Шулай да бу алфавитта укырга мәҗбүр булдык.

2000 елда кулланылышка керергә тиешле булган алфавит
2000 елда кулланылышка керергә тиешле булган алфавит
90нчы елларда, милли күтәрелеш чорында безнең галимнәр латин хәрефләре нигезендә яңа алфавит буенча уку-укыту эшләрен башладылар. Кызганыч, эш шуннан ары китмәде. Хуҗаларыбыз өстәгеләрдән шүрләделәр кебек, аларга латинны кертмәгез дигәннәрдер. 34 хәрефтән торган әлеге алфавит урынына мин 28 хәрефтән торганын тәкъдим итәм. Ул бөтен татар дөньясына яраклы, аңлаешлы һәм Европага якын алфавит булыр иде.

Батухан әфәндегә без "Татарстанда 2000 елда кабул ителгән латин алфавитыннан сезнеке хәреф саннары буенча аерылганын аңладык. Тагын нинди аерымлыклар бар?" дигән сорауны да бирдек һәм инде алынган җавапны язып-сөйләп бирү шактый кыен булганлыктан, без ул төзегән алфавитның күчермәсен, шул ук вакытта 2000 елда Татарстанда кулланылышка керергә тиешле 34 хәрефле, парламент тарафыннан расланган, ләкин Мәскәү тарафыннан каршылыкка очраган алфавитны да тәкъдим итәбез. Шул ук вакытта, аермаларны аңлау өчен Батухан әфәнде белән булган аудио язмага игътибар итүегезне дә кирәк саныйбыз.



"Мин төзегән алфавитка әһәмият бирүчеләр күренми"

– Сез әлеге тәкъдимнәрегезне галимнәргә, җәмәгатьчелеккә, шул исәптән Торонтода яшәүче татарларга белдердегезме?

Батухан Азимовның 28 хәрефле алфавиты
Батухан Азимовның 28 хәрефле алфавиты
– Беренче итеп бу хакта Аксакаллар шурасында белдердем. Тәкъдимнәрне “Мәгариф”, “Шәһри Казан” газетларына юлладым, даими рәвештә халыкка, шул исәптән Хәтер көнендә дә күп кешегә шушы алфавитны тараттым. Көнчыгыш телләре буенча узган VIII корылтай вәкилләренә дә җиткердем. Теләгем халыкка барып ирешерме, әйтә алмыйм, ләкин яшьләр хуплар дип уйлыйм. Чөнки дөнья глобальләшү ягына таба бару белән бергә безнең бәйсезлеккә дә ярдәм итәчәк. Бу алфавит буенча әлегә фикерләр ишетмәдем, әйтерсең лә бар халык авызын йомып йөри, әһәмият бирмиләр. Минемчә, бу алфавит төрки халыкларны якынайтырга мөмкинлек бирер иде.

2000 елгы латин алфавиты 10 ел эчендә кулланышка керергә тиеш иде. Аны шул вакытка сузмыйча, бер-ике ел эчендә кертергә дигән карар кирәк иде. Теге чакта бит кирилга өч ай эчендә күчерделәр, җайсыз булса да бу күчүне авыр дип санамадылар. Хәзер инде дөнья әйләнешенә, мәгънәсенә карап, мин тәкъдим иткән алфавитка күчәргә кирәк. Бу безнең өчен иң кулай һәм уңай вариант булачак.

Язмабызның азагында шунысын да искәртик, Батухан Азимов 90нчы еллардагы Чаллы татар милли хәрәкәте уздырган чараларның үзәгендә булды.
XS
SM
MD
LG