Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда тагын бер полиция хезмәткәре көч куллануда гаепләнә


Татарстанда Лениногорски шәһәрендә полиция хезмәткәре Сергей Лотфуллин тоткарланучыны кыйнауда гаепләнә. Аңа карата көч кулланып вәкаләтләрне арттыруда җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү белдерүенчә, 20 ноябрь төнендә Лениногорски шәһәрендә хәмер эчеп машина йөртүдә шикләнелгән 19 яшьлек егетне полиция бүлегенә алып килгәннәр. Әңгәмә барган вакытта Лотфуллин егет янына килгән һәм аңа берничә тапкыр суккан. Тоткарланганның дус кызы да бергә булган. Ул кыз полиция бүлегендә булган хәлләрне кесә телефонына яздырып алган.
XS
SM
MD
LG