Accessibility links

Михаил Прохоров милли республикаларны бетерү тәкъдиме белән чыкты


Михаил Прохоров һәм Ирина Прохорова, 4 июнь 2012
Михаил Прохоров һәм Ирина Прохорова, 4 июнь 2012
Бизнесмен, Русия президентына намзәт булган Михаил Прохоров бүген Мәскәүдә үткән «Гражданская платформа» корылтаенда, илнең территориаль төзелешен үзгәртү, аерым алганда, милли республикаларга каршы тәкъдим белән чыкты. Прохоров моның өчен Русия конституциясен үзгәртергә тәкъдим итте.

Прохоров фикеренчә, илнең территориаль яктан дөрес бүленмәве XX гасырда ике дәүләтнең: Русия империясенең һәм Советлар берлегенең юкка чыгуына китергән. Бүген дә ул бүленешне икътисади үсеш ягыннан караганда эффектив түгел дип әйтә.

“Гражданская платформа” фиркасен төзүче, административ чикләрнең хәзерге хәле хакимиятнең коррупция системасын саклаячак, ди.

Прохоров шулай ук Русиянең дини кодексын кабул итәргә кирәк дип белдерде. Аның фикеренчә, бу кодекс 15 ел элек кабул ителгән вөҗдан иреге канунын үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк.

Аның фикеренчә, дөньяви мәктәпләргә бернинди дини конфессияләр кермәскә һәм йогынты ясамаска тиеш. Ул шулай ук бөтен куәт структуралары да, кораллы көчләрне дә кертеп, диннән тыш булырга тиеш дип әйтә.

Корылтайда фирка җитәкчелеге – федераль политкомитет сайланды. Аңа 11 кеше, шул исәптән әлеге фиркане оештыручы Прохоров, журналист Александр Любимов, элекке хезмәт министры Александр Починок та керде.
XS
SM
MD
LG