Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстаны полициясе Сүрия хаҗиларына Әсадка каршы чара үткәртмәде


Хаҗилар Мәккәдә Кәгъбәтулла янында
Хаҗилар Мәккәдә Кәгъбәтулла янында
Согуд Гарәбстаны полициясе шимбә Сүрия хаҗиларына президент Бәшәр Әсад хөкүмәтенә протест чарасын үткәртмәде. Әлегә бәрелешләр һәм зыян күрүчеләр турында хәбәрләр юк.

Протестка Сүриядән хаҗга килгән йөзләрчә кеше җыелды. Алар Әсадның президентлыктан китүен таләп итте, халыкара җәмәгатьчелекнең Сүриядә кан коюны туктату гамәлләренең нәтиҗәсез булуына канәгатьсезлек белдерде.

Бу чара Мина үзәнендә оештырылган иде. Быел хаҗга өч миллионнан артык кеше килде.

Әр-Рияд Сүрия низагында Әсадка каршы оппозициягә теләктәшлек күрсәтсә дә, Согуд Гарәбстаны хакимияте элегрәк изге урыннарга хаҗ кылуны сәяси максатларда кулланырга тырышуга юл куймаячагын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG