Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең милли сәясәт стратегиясе – республикаларны бетерүдә соңгы адым


Рафаэль Мөхәммәтдинов
Рафаэль Мөхәммәтдинов

Русия төбәкләрендә илнең милли стратегиясе тикшерелә. Бу документ үзгәрешсез гамәлгә керсә, татар халкы үз теленең дәүләти статусын да, дәүләтчелеген дә югалтачак.

Гомумән әйткәндә, бу стратегия өлгесе ашык-пошык, чиле-пешле ясалган бер документка ошап тора. Бюрократик тел белән язылган, гомуми демагогик гыйбарәләр, җөмләләр кулланылган. Төбендә яткан чын максатларны халыктан яшерер өчен махсус язылганга ошап тора ул.

Мин тагын бер нәрсәгә игътибар иттем, рус милләте турында, рус теле турында язганда җөмләләр бик ачык, конкрет һәм максатлар да анык бәян ителә. Рус милләте, аның теле булу, бу телне бөтен кешенең дә белергә тиешлеге бик ачык итеп күрсәтелә. Рус булмаган халыкларның проблемнарына күчә башлауга ук бу документны әзерләүчеләрнең телләре шунда ук үзгәрә. Ниндидер анык булмаган җөмләләр пәйда була, демагогия сизелә башлый.

Бу стратегия үзгәрешсез гамәлгә керсә, турысын әйтергә кирәк, татар халкы үз теленең дәүләти статусын да һәм дәүләтчелеген дә югалтачак. Документ ассимиляция сәясәтен алып бару өчен теоретик нигезләмә булып әзерләнгәнгә, суверенитетларның калдыкларын бетерү өчен эшләнгәнгә ошап тора.

Документ 2013 елдан алып 2025 елга кадәр исәпләнгән. 2013 елда Казанда Универсиада үтәчәк. Әлеге халыкара уеннар бетүгә үк бу проектны тормышка ашырырга керешергә, эшне Татарстаннан ук башлаулары да мөмкин, чөнки ул – иң көчле республика. Аның үзен ничек тотуына башка республикалар да карый.

Соңгы вакытта республикадагы ваһһабичылык һәм террор гамәлләре дигән ыгы-зыгылар да бу проектны тормышка ашыруда үз ролен уйнарга мөмкин. Татарстандагы бу соңгы хәлләр республикалар үзләре тәртипне һәм башка мәсьәләләрне дә хәл итә алмый дип бәяләнергә мөмкин. Шунлыктан алар аяк терәп Русиянең административ бүленешен башка рәвештә оештырырга кирәк дип тә чыга алалар.

Бу стратегиядә, гомумиләштереп әйткәндә, рус булмаган халыкларны ассимиляцияләү өчен өч механизм күз алдында тотыла.

Беренчесе – теоретик планда. Документта Русиядә ясалма бер русияле милләте булдыру турында фикер үткәрелә, Русия цивилизациясе игълан ителә. Рус халкы гына милләт итеп күрсәтелә, ә башка халыклар этник берәмлекләр, ягъни этнослар гына булып кала.

Икенче механизм ул – административ ысул. Ул нәрсәдән гыйбарәт? Бер генә җирдә дә милли республика дигән төшенчә юк, ул бөтенләй кулланылмый. Документта сүз киләчәктә эреләштерелгән субъектлар төзеләчәге турында бара. Бу субъектлардагы милли үзенчәлекләр "этник фактор да исәпкә алынырга тиеш" дигән бары тик бер җөмлә белән генә чикләнелә.

Хәзер инде телләрне үстерү ягына килик. Стратегиядә илнең бөтен ватандашларының рус телен белергә тиешлеге, рус теленең дәүләт теле икәнлеге күрсәтелә. Милли республикалардагы телләрнең үзләрендә дәүләт теле булуы турында бер генә сүз дә юк. Һәр рус булмаган кешенең үз телендә сөйләшергә, аралашырга хокукы булу турында гына әйтелә. Аннан да кала, инде алга таба рус булмаганнар балаларын милли мәктәпләрдә укытырга, тәрбия бирергә телиләр икән, ул очракта бөтен йөк иҗтимагый оешмаларга, милли-мәдәни автономияләр өстенә төшәчәге күренеп тора. Иҗтимагый оешмалар милли мәктәпләрне, мәдәният йортларын, хәтта фәнни оешмаларны да үз акчаларына тотарга тиеш булачак. Дәүләт бу мәсьәләләрне бөтенләй үз өстеннән төшерергә җыена.

Бу стратегиядә зур субъектларда рус булмаган халыкларның үз-үзләрен идарә итүен "традицион формада" алып барырга кирәклеге әйтелгән. Республика урынына ниндидер традицион форма киләчәк. Бу традицион форма дигән әйбер бөтенләй ачыкланмый. Аның астында нәрсә күз алдында тотылганлыгы да бөтенләй билгеле түгел. Бу юлларда, бәлки, мәхәллә структурасы, халык оештырган ниндидер кечкенә общиналар турында сүз бара торгандыр?. Эш моңа калган вакытта, әгәр халык общиналарны төземәсә, бөтенләй дә идарәсез, бер сарык көтүе кебек калырга мөмкин.

Инкыйлабка кадәр татар мәдәнияте чәчәк ата, 1905 елдан башлап 1917 елга кадәр аның алтын чоры булган. Ул вакытта республикалар булмаса да, газетлар да чыккан, мәдәният тә үскән. Бу 1905 елдан соң Русиядәге бер демократик талпыныш нәтиҗәсе иде. Шуннан файдаланып татарлар күтәрелде. Ул вакытта эшмәкәрләр милләт язмышын үз җилкәсенә алып, бөтен үсешне үз капиталларына алып барды. Хәзер исә республиканы бетерсәләр, мәктәпләр кемгә кала? Эшмәкәрләр аларны үз акчаларына тота алмаячак. Мәчетләр, мәдрәсәләр, мәктәпләр барсы да җимереләчәк. Бүгенгә татар милли буржуазиясе әле ныклап аякка басмаган. Республиканы бетерсәләр, без бик авыр хәлдә калачакбыз.

Республика түрәләре сәясәттә элек барган адымнар белән барса, безнең җөмһүриятебезне Мәскәүгә тапшырачаклар. Алар бу мәсьәләне ничек күрүләре турында үз вариантларын кичекмичә Мәскәүгә җиткерергә тиеш. Әлегә бу стратегия рус файдасына гына хезмәт итәчәк бер документ булып тора. Документны бу килеш Татарстан бөтенләй кабул итмәскә тиеш дип саныйм мин. Безнекеләр үз вариантларын җибәреп, андагы авторлар белән бәхәскә керергә тиеш. Бу мәсьәләдә бик каты тору кирәк, чөнки бу соңгы чигенеш булачак. Әгәр без республиканы югалтсак, общиналарга, мәхәлләләргә генә утырып калабызмы?

Мәскәү, узган гасырның 90нчы елларыннан башлап, 20 ел эчендә татарга нинди генә этлек ясалса да, алар барыбер дәшмәячәк дип уйлый. Бу логика белән алар республикаларны бетерергә тиеш. Бу стратегия республикаларны юкка чыгаруда Мәскәүнең соңгы адымы булып тора. Әгәр хөкүмәт, безнең түрәләр моңа каршы рәсми көрәш оештырмаса, намусы булган 50-100 мең кеше Казан урамнарына чыгып, бу сәясәткә протест белдерергә генә кала. Бүтән башка юл юк.

Рафаэль Мөхәммәтдинов
Тарих институты галиме, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG