Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сэнди давылы көче кими, ике һава аланы очышларны яңарта


Манһэттенда су баскан метро кереше
Манһэттенда су баскан метро кереше
Нью-Йорктагы Джон Кеннеди һава аланы һәм Нью-Джерсиның Ньюарк һава аланы бүген иртән очышларны өлешчә яңарта. Алар АКШның төньяк-көнчыгышына ябырылган Сэнди давылы сәбәпле ябылган иде.

Бу давылдан АКШта һәм Канадада 50-ләп кеше һәлак булды. Аңа кадәр узган атнада Кариб диңгезендә дә 70-ләп кеше һәлак булган иде.

Хәзер давыл көче акрынлап кими бара һәм ул АКШның төньяк районнарыннан Канадага күчә бара.

АКШның давылдан зыян күргән төбәкләрендә миллионнарча кеше әле дә утсыз утыра. Нью-Йоркның су баскан метросы берничә көнсез ачылмаячак. Шәһәрдә егермеләп зур янгын булды.

Сэнди давылының АКШ икътисадына китергән зыяны дистәләрчә миллиард доллар белән исәпләнә.
XS
SM
MD
LG