Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдус Фәиз бер айдан соң эшкә чыгачак


Мөфти Илдус Фәиз бер айдан соң эшкә чыгачак. Диния нәзарәте дин эшләре өлкәсендә берничә елга сузылачак зур үзгәрешләр уздырырга җыена. Мөфтият ваһһабилык белән көрәшү сәясәтен дәвам итәчәк, ди матбугат секретаре Ришат Хәмидуллин.

«Ул яман шеш кебек. Аны дәваларга кирәк. Чаралар күрү мәҗбүри. Әлегә нинди рәвештә икәнен әйтергә кыенрак. Моны мөфти эшкә чыккач үзе әйтер. Татарстанда 10 ел эчендә чит ил исламы алга сөрелде һәм аны бер көн эчендә юкка чыгарып булмый», - дип, Хәмидуллин «Комсомольская правда» газетына белдергән.
XS
SM
MD
LG