Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Африка чумасы белән агулы дуңгыз ите табылды


Русия авыл хуҗалыгын күзәтү идарәсе (Россельхознадзор) белгечләре Татарстанда Африка чумасы белән агулы дуңгыз итеннән ясалган сосислар тапты.

Идарә вәкилләре белдергәнчә, Африка чумасы инфекциясе Краснодар төбәгеннән төрмәләр идарәсенә китерелгән сосисларда табылган.

Агулы азык тикшерү өчен Бөтенрусия вирусология институтына җибәрелгән.

Краснодардан килгән сосилар төбәктә тиешле ветеринар хезмәте тарафыннан тикшерү узып сәламәтлек өчен куркынычсыз дип табылган булган.
XS
SM
MD
LG