Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта “Сэнди” давылыннан зыян күргән төбәкләр нормаль тормышка кайта башлый


Нью-Йоркта "Сэнди" давылыннан йортлары җимерелгән ике күрше
Нью-Йоркта "Сэнди" давылыннан йортлары җимерелгән ике күрше
АКШның төньяк-көнчыгышындагы төбәкләр “Сэнди” давылыннан соң акрынлап нормаль тормышка кайта башлый.

АКШта бу казадан 72 кеше һәлак булган. Нью-Йорк, Нью-Джерсига һәм башка кайбер штатларга зур зыян килгән, кайбер районна әле дә су астында.

Нью-Йоркта су басудан зур зыян күргән метроның кайбер өлешләре яңадан эшли башлый. Шәһәрнең өч һава аланында да очышлар яңартыла.

Манһэттенның кайбер өлешләре әлегә утсыз кала. АКШның көнчыгышындагы җиде штатта дистәләрчә мең йорт утсыз утыра.
XS
SM
MD
LG