Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сэнди" давылы корбаннары саны 140-тан арта


Нью-Йоркның бер бистәсендә исән калган һәм давыл вакытында янган йортлар
Нью-Йоркның бер бистәсендә исән калган һәм давыл вакытында янган йортлар
Кариб диңгезе илләрендә һәм АКШ белән Канадада “Сэнди” давылы корбаннары саны 140-тан артып китте.

АКШтагы корбаннар саны 90-нан артык. Аларның 40-тан артыгы Нью-Йоркта.

Федераль хакимият белдерүенчә, 12 штатта барлыгы 4 ярым миллион кеше әле дә утсыз.

Җиде меңләп кеше әлегә Кызыл хач сыену урыннарында кала.

Барлыгы 16 штатта дистәләрчә мең кешегә һуманитар ярдәм күрсәтелгән.

Эзләү-коткару һәм төзекләндерү эшләре дәвам итә.

“Сэнди” давылыннан барлыгы 50 миллиард долларлык зыян килгән дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG