Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин авырый күрмәсен!


Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов

Һай, борчуга калдым бит әле. Русия президенты Путинның да сәламәтлеге чамалы икән. Кемдер аның аксаганын күреп калган, ниндидер рәсми очрашуларын да кичектергән дигән хәбәрләр бар. Дөрес, аның сүзчесе Песков, кайбер мәгълүмат чараларын сенсация кууда гаепләп, үпкә белдереп, тиз арада аңлатма да бирде. Аны мин болай аңладым: Владимир Путин - спортчы бит. Ниләр белән генә шөгыльләнми. Ә спортта травмалар гадәти күренеш.

Мин гел чагыштырам инде. Күрше тавыгы күркә булып күренә ди, әллә күзем шулай күрәме? Барак Обама да спортчыдыр. Бик ыспай гәүдәле. Әмма ул су асты көймәләре штурвалына да утырмый, очкыч белән янгын да сүндерми һәм Америкада җитештерелгән машинага реклама ясау өчен сары төстәге ниндидер "форд"ларга да утырып чапмый, аның артыннан шул төстәге, шул ук номерлы запас сары машиналар да алып бармыйлар.

Ул сәясәт белән шөгыльләнә, АКШның дөньядагы ролен саклау өчен җан-фәрман тырмаша. Американы цунами да алмый, кризис та чүктерми. Без алар тормышына кызыгып, АКШның көндәше дип санаган илебезнең чәчәк атасына өметләнеп, Русиядә җан асрыйбыз. Һәм шул халәттә дә Ватаныбызны яратырга азапланабыз. Чөнки түрәләр шулай куша. Русиянең имиджын күтәрер өчен, без, гади халык, аны яратырга тиеш. Шул ук вакытта мине ватанпәрвәрлеккә өндәгән түрәләрнең балалары Лондонда, башка илләрдә гыйлем өсти, үзләре чит илләрдә ял итә, авырып китсәләр, дәваны да читтән алалар. Ә мине авылымдагы зиратта стандарт җирем көтә. Барыбыз да шунда барасы, кемдер тизрәк, ә кемдер шул долларларга ия булганы өчен, соңрак.

Читкә киттем, Путин өчен борчыла башлаган идем бит мин. Чөнки шактый тормыш күрдем. Коммунизм төзибез диючеләргә ияреп эшли башладым. Күп очраклар булды: ярамаганны кычкырырга ярамаганын аңлап эшли башлаганда, Советлар берлеген таркатып Горбачевтан Ельцин Русия дигән илне талап алды. Шул салмыш Ельцинны җитәкче дип санап, аның боерыкларын карусыз үтәдек.

Күнегелгән гадәт: аңарчы да без бит инде көч-хәл белән басып торган илбашларын жәлләп тыңлап өйрәнгән. Брежневның КПСС корылтаенда ясаган чыгышын диктор сөйләмендә дә тыңлаганым булды. Бер анекдот та исемнән чыкмый: ике террорчы Черненко кабинетына бәреп кергән һәм Черненкога терәп аткан (стреляли в упор Черненко). Терәк башта ауган, аның артыннан Черненко да түнгән.

Хәтерегездә булса, Ельцинның йөрәгенә операцияне татар улы Ринат Акчурин ясады. Һәм бу минем башыма бәла булып ябышты. Мин җүләр, үземнең «Атна» мәгълүмати-аналитик телепрограмымда әйтеп салдым: "Кичә "Время" програмында Русия президенты Борис Ельцинны операциядән соң беренче тапкыр күрсәттеләр. Һәм ул, үзе югында (ул наркозда йоклап ятканда, дип аңларга кирәк. - И.Ф.) руль артында калганнардан бик катгый сорау алачак дип тә янады, дип сөйләдем.

Баксаң, мин демократия дип ялгышканмын, болай татарча әйтергә ярамаган (юкса, ул урысча әйтелгән иде инде). Бу тапшыру эфирдан алынды. Чөнки мин аңарчы турыдан-туры эфирга чыга алу хокукыннан мәхрүм ителгән идем инде. Минем тапшыруым урынына кайсыдыр авылдан берничә тапкыр күрсәтелгән бер бабай турында телезарисовка куелды. Ярый инде "Аккош күле" балеты күрсәтелмәде. ГКЧПны үз башымнан кичергән кеше буларак (анысы аерым сериал), миндә бу балетка аллергия. Ә "Атна" програмы экранга башка әйләнеп кайта алмады.

Тагын читкә киттем. Сүз башым бит шүрәле... Президентның саулыгы турында бит. Минемчә, мәче-тычкан уены ярамый президент тирәсендә. Заманында Ирек Мортазинны "Шәймиев үлгән" дип чыгарганы өчен төрмәгә утырттылар. Баксаң, дөрестән дә Миңтимер Шәймиевнең сәламәтлеге белән проблем булган дигән сүзләр булды. Ирек бераз арттырып, жаргонны гына дөрес кулланмаган, димәк.

Татарстанның бүгенге илбашы Миңнехановның да "автогонщик" булуы бик күп журналистларны тынгысызлады. Ул чакта президент Шәймиевнең, премьер-министрының бу һәвәсен "ул аның шәхси эше" дип бәяләве хәтеремдә. Рөстәм Миңнеханов бүген дә спортчы. Әлбәттә килешәм, һобби - ул шәхси эш. Әмма син ил башлыгы, шул ватандашларың өчен Конституция гаранты икәнсең, син сәламәт булырга, үз иминлегеңне сакларга, куркыныч спорт төрләре белән шөгыльләнмәскә тиешсең.

Хөрмәтле Владимир Владимирович Путин да моны белергә тиеш. Йә аксаклап калырга мөмкин булган спортчы, йә илбашлыгы. Миңа сәламәт президент кирәк. Нефть сатып җыйган долларга алган спортчыларыбыз бар спорт казанышлары өчен.

Әлбәттә, бүгенге оппозиция үз көндәшенең авыруы өчен дә сөенер. Әмма мин борчылам. Кызым коррупция турында инша язып утыра (мин аңа шул язмасын "Азатлык"ның "Халык сүзе"нә җибәрергә тәкъдим итәрмен әле). Бүген Русия мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларда да коррупция турында дәресләр үткәрелә, бу эш күрсәтү гамәле генә, ягъни "показуха". Һәм бу да аерым бер зур тема.

Бүген илебез белән Путин түгел, аның исеме тирәсенә елышкан коррупционерлар идарә итә сыман миңа. Путин сырхауланып китеп юкка чыкса, Русияне барыбер шул тирәдәге берәрсе мирас итеп үзенә алыр. Йә булмаса, Путин авырып ятар, ә аның исеменнән кемдер идарә итәр. Бу Советлар режимыннан калган бик яхшы сабак. Шуңа күрә хөрмәтле президентыбыз Путин, исән-имин була күрегез. Әгәр авырсагыз, яшермәгез. Чирен яшергән – үлгән ди. Сез гади чирләүче генә түгел. Безнең хакта да уйлагыз. Тагын да яманрак шартларга күчәсебез килми. Моннан соң самолетлар йөртергә, торналарга юл күрсәтергә алынып кыйммәтле вакытыгызны әрәм итмәгез. Һәр һөнәрнең үз белгече бар. Сырхау җитәкчеләрдән соң, шул "спортивный" һәм салмыш булмаганыгыз өчен үз итте сезне халык.

Ләкин алгарыш кирәк – башка имидж. Әйтик, илне чын демократик итү, коррупцияне җиңгән, сүз иреге булдырылган, бар кешегә дә тигез хокуклар тәэмин ителгән, иртәгәге көн өчен борчылмый торган җәмгыять төзү. Бу сезнең кулдан килә. Авырмагыз гына. Тирәгезгә елышкан, "Бердәм Русия" фиркасенә берләшкән дусларыгызны бераз тыегыз гына.

Илфат Фәйзрахманов
"Безнең гәҗит" нәшире, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG