Accessibility links

Кайнар хәбәр

Октябрь аенда АКШта эш урыннары 171 меңгә арткан


Октябрь аенда АКШта эш урыннары 171 меңгә арткан. Бу аңа кадәрге ике айдагы артудан да, аналитиклар фаразлаганнан да күбрәк.

Сентябрь аенда эшсезлек дәрәҗәсе 0,1 процентка артып 7,9 процентка җиткән. Бу АКШта күбрәк кешеләрнең эш эзләп мөрәҗәгать итүе белән аңлатыла. АКШ хөкүмәте эш эзләүчеләрне генә эшсезләр рәтенә кертә.

Эш белән тәэмин итү яхшыра бару сәбәпле президент Барак Обаманың яңа мөддәткә сайлану мөмкинлеге дә арта. АКШта эш урыннары инде рәттән 25 ай арта бара.

Әмма әлегә АКШта эшсезлек президент Франклин Рузвельт чорыннан бирле иң югары дәрәҗәдә.
XS
SM
MD
LG