Рус милләтчеләре йөрешендә Мәскәүдә алты меңләп кеше катнашты, дип хәбәр итте шәһәр полициясе. Оештыручылар катнашучыларның саны күпкә югарырак, дип белдерде.
Елга буйларыннан узган йөреш Рәссамнар йорты каршында җыен белән тәмамлана.
"Рус маршлары" илнең тагын 50ләп шәһәрендә, Иркутски, Красноярски, Түбән Новгород һәм Волгоградта узды. Екатеринбур, Пятигорски һәм Новокузецкида хакимиятләр бу урам җыеннарын уздыруга рөхсәт бирмәде, дистәләгән кеше кулга алынды.
Казан шәһәр хакимияте дә "Рус маршын" уздырырга рөхсәт итмәде. Анда 800ләп кеше катнашачагы планлаштырыла иде.
Бүген Русиядә милли бердәмлек көне билгеләнә. Хакимияттәге Бердәм Русия һәм Рус православ чиркәве катнашында ил буйлап бәйрәм чаралары уза. Мәскәү патриархы Мәскәү кирмәненең Успен чиркәвендә гыйбәдәтне алып барды.