Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина оппозициясе сайлау нәтиҗәләрен танудан баш тартырга мөмкин


Украина оппозициясе узган якшәмбе көнне үткәрелгән парламент сайлавы нәтиҗәләрен рәсми танымаска мөмкин. Бу хакта "Батькивщина" блогы җитәкчеләренең берсе Анатолий Гриценко белдерде. Бу хакта карар берләшкән оппозициянең дүшәмбе һәм сишәмбе көннәре үтәчәк корылтаенда кабул ителер, дип көтелә.

Сайлауда хәрәмләшүләргә ризасызлык йөзеннән оппозиция вәкилләре үзләренең Югары Рададагы урыннарыннан баш тартыр, дигән фараз бар.

Дүшәмбе көнне оппозиция вәкилләре Киевта протест чарасына чыгачак.

Украина үзәк сайлау комиссиясе әле дә тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итмәде. Тавышларның 99.9 % саналган. Хакимияттәге "Регионнар партиясе" 30%, "Батькивщина" 25% артык тавыш алган. Парламентка тагын өч фирка үтә.
XS
SM
MD
LG