Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда тәре йөреше үтте


Казанда тәре йөреше үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:34 0:00

Казанда тәре йөреше үтте

4 ноябрьдә Казан урамнарыннан Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә тәре йөреше оештырылды.

Татарстанда яшәүче православ христианнар якшәмбе иртәнге 9да Казан Кирмәне эчендәге Благовещен чиркәвендә гыйбадәт кылды. Дини чарадан соң сәгать 11 тулганда йөзләрчә кеше катнашында Казан Кирмәненнән башлап Крестовоздвиженский чиркәвенә таба тәре йөреше уздырылды. Чара барышында Казандагы чиркәүләр чаң сукты.

Казан Изге Ана иконасы халыкка елга ике мәртәбә күрсәтелә. Урыс православ чиркәве тарафыннан оештырылучы чараның беренчесе 21 июльдә – Изге Ана иконасы иңгән дип саналган көнне, икенчесе 4 ноябрьдә – 1612 елда Мәскәү поляклардан азат ителгән дип саналган көнне үткәрелә.

Тәре йөреше вакытында Казанның кайбер урамнары ябылып торды. Чара тыныч үтте.
XS
SM
MD
LG