Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Көнбатыш Сүриядәге хәлне кискенләштереп бу илдәге режимны алмаштыру өчен шартлар тудырырга тели дип белдерде.
Кичә Гарәп дәүләтләре лигасы башлыгы Нәбил әл-Араби һәм Сүриядәге халыкара вәкил Лахард Брахими белән очрашканнан соң Лавров Бу хакта Каһирәдә чыгыш ясаганда әйтте.
Русия министры бернинди БМО резолюциясе кирәкми, ә бары Сүриядәге хәлләрне җайлау Женева сөйләшүләрендә катнашучылар низагтагы ике якны да атышларны туктатып уртак сөйләшүләр башларга чакырырга тиешлегенә басым ясады. Аның сүзләренчә, кайбер Женева сөйләшүләрендә катнашучы Көнбатыш вәкилләре Сүрия оппозициясен президент Бәшәр Әсад режимын бәреп төшерүгә котырта.
Элегрәк әл-Араби Каһирәдә узган очрашуда Сүриядәге хәлләрне җайга салу турында килешә алмаганын белдергән иде.
Көнбатыш һәм гарәп илләре хөкүмәткә каршы чараларны көч белән бастаргын Бәшәр Әсадны яклаганы өчен даими рәвештә Русияне тәнкыйтьләп килә.