Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы урыс активистлары тоткарлауларга ризасызлык белдерә


Урыс милләтчеләре Бауман урамында тоткарланды
Урыс милләтчеләре Бауман урамында тоткарланды

Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте оешманың урынбасары Михаил Щегловны тоткарлауны тәнкыйтьләп белдерү кабул итте. Анда әлеге хәлләр федераль хакимият тарафыннан тиешлечә бәяләнергә тиешлегенә басым ясала.

Белдерүдә Татарстан башкаласында этник өлкәдә болай да гади булмаган хәлне кискенләштерү өчен республика җитәкчелеге тарафыннан провокация тудырылуы әйтелә.

Александр Салагаев
Александр Салагаев
“Гомумрусия бәйрәме булуына карамастан, Казан мэриясе яшьләргә чараларны уздыруга рөхсәт бирмәде. Ә алар “Безнең йорт – Татарстан” концертына дип Халыклар дуслыгы йортына юл алгач, полиция 70кә якын кешене тоткарлады. Шул ук вакытта беркемдә дә шигарләр юк иде һәм алар бернинди белдерүләр кычкырмады. Ә аңа кадәр тәре йөрешеннән кайтканда оешманың урынбасары Михаил Щеглов тоткарланды. Бу хәлләр милли нигездә дискриминацияне көчәйтүне алга сөрүче республика җитәкчелегенең урыслар һәм урыстелле халыкны куркыту өчен алдан планлаштырылган акция буларак бәяләнә. Республика җитәкчелегенең әлеге провокацион эшләре федераль хакимият тарафыннан тиешлечә бәяләнергә мәҗбүр”, диелә Татарстан урыс җәмгыяте җитәкчесе Александр Салагаев имзалаган белдерүдә.

Инде “Азатлык” хәбәр иткәнчә, 4 ноябрь көнне Казанда Халыклар дуслыгы йорты янында көндезге икедә башланачак бәйрәм чарасына дип барган бер төркем рус милләтчеләре тоткарланган, алар арасында Казан рус мәдәнияте җәмгыяте рәисе урынбасары Михаил Щеглов та булган иде.

"Йөреш вакытында тоткарланган 54 кеше документларын тикшерер өчен полиция бүлекләренә алып кителде. Аларның 20се - балигъ булмаган яшьләр. Аларның ата-аналарына балаларының канун бозулары турында мәгълүмат җибәреләчәк. Документлары тикшерелгәннән соң барысы да иреккә чыгарылачак. Чараны оештыручылар административ җәзага тартылачак", диде ул вакытта Татарстан эчке эшләр министрлыгы.
XS
SM
MD
LG