Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең көньяк-көнчыгышында терактта бер бала һәлак булган


Төркиянең көньяк-көнчыгышында терактта 11 яшьлек бер малай һәлак булган. Ул шартлау нәтиҗәсендә җан биргән. Шартлаткыч куелган машина Шемдинли шәһәрендә туй мәҗлесе барган ресторан янында шартлаган.

Җирле хакимият вәкиле хәбәр итүенчә, террористлар шартлаткычны полиция машинасы үткән вакытта читтән идарә ителә торган җиһаз ярдәмендә гамәлгә китергән. Туйдагы күп кенә кунаклар төрле җәрәхәтләр алган. 26 кеше хастаханәгә озатылган, аларның дүртесенең хәле авыр булып кала.

Хакимият шартлауны Төркия хәрбиләренең Гыйрак төньягындагы махсус чараларына җавап буларак көрд сепаратистлары оештырган дип саный.
XS
SM
MD
LG