Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Лебедевка төрмә җәзасын киметүне шикаять итте


Прокуратура Архангель өлкәсенең Вельски район мәхкәмәсенең ЮКОСның элекке хуҗаларыннан берсе Платон Лебедевка төрмә җәзасын 13 елдан 10 елга киметүне шикаять итте. Бу хакта Русия генераль прокуратурасы сәхифәсендә хәбәр ителә.
Прокурорлар җәзаны йомшартуны чиктән тыш күп дип саный.

Билгеле булганча, икътисади җинаятьләр өчен җәзалар киметелү сәбәпле Архангель өлкәсенең Вельски район мәхкәмәсе Лебедевны иректән мәхрүм итү мөддәтен 1 ноябрь көнне ун елга калдырды.

Яңа карар үз көченә керсә Лебедев 2013 елның июлендә иреккә чыгарга тиеш.
XS
SM
MD
LG