Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка сайлый. Интерактив харита




АКШта бүген президент сайлау үтә. Азатлык радиосы сезгә интерактив харита тәкъдим итә. Штатлардан нәтиҗәләр килүгә без аларны шушы харитага теркәп барырбыз.

АКШта президент турыдан-туры, ягъни илкүләм бирелгән гомум тавышлар саны белән түгел, ә штатлардагы махсус сайлаучы вәкилләр саны нигезендә сайлана. Башкача әйткәндә, бу көнне илдә берьюлы 51 сайлау бара (50 штат һәм Колумбия бүлгесе). Һәр штатның билгеле санда сайлаучы вәкиле бар. Бу тавышлар тулысы белән әлеге штатта җиңеп чыккан намзәткә китә. Ил буйлап барлыгы 538 сайлаучы вәкил бар, сайлауда җиңү өчен кимендә 270 тавыш җыярга кирәк.

Күзәтүчеләр фикеренчә, быелгы сайлауда ике намзәт арасында киеренке көрәш көтелә. Кайбер штатларда нәтиҗә алдан билгеле булса (алар һәрвакыттагыча йә демократка, йә республиканга тавыш бирә), кимендә сигез штатта тавшлар бер чама булыр дип көтелә.

Сайлау алдыннан харитада бар штаталар да соры төскә буялды. Нәтиҗәләр килә башлагач алар йә зәңгәр (демократ), йә кызыл (республикан) төскә буялып барачак. Ике намзәтнең тавышлары бер чама булган (әлегә билгесез) штатлар сары төскә буяла.

Американың көнчыгыш ярындагы штатларда беренче тавыш бирү урыннары Казан вакыты белән (7 ноябрьдә) иртәнге дүрттә ябыла башлый. Иң согңы булып (Казан вакыты белән көндезге унда) Аляска штатындагы урыннар ябыла. Шулай итеп, харита даими яңартылып торачак.

Америка сайлавын безнең белән бергә күзәтеп барыгыз!
XS
SM
MD
LG