Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка президент сайлый


АКШта сайлаучы вәкилләр коллегиясе ничек эшли?
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:16 0:00
АКШта бүген президент сайлау үтә. Азатлык радиосы сезгә интерактив харита тәкъдим итә. Штатлардан нәтиҗәләр килүгә без аларны шушы харитага теркәп барабыз.

Иң беренче нәтиҗәләр президент Барак Обаманың оттыруын, Республикан Митт Ромниның күбрәк тавыш җыюын күрсәтте. Әмма тавышларны санау дәвам иткәндә вәзгыять бик тиз үзгәрә бара. Казан вакыты белән иртәнге сәгать биштә Көньяк Каролина, Көнбатыш Вирджиния, Джорджия, Алабама, Мисисипи, Теннесси, Кентукки, Индиана, Арканзас һәм Оклаһома штатларында Ромниның җиңүе ачыкланды. Бу штатлар барысы бернә сайлаучы вәкилләр коллегиясендә аңа 88 тавыш бирә. Омаба Мэн, Вермонт, Массачусеттс, Род-Айленд, Коннектикут, Делавэр, Мэриленд, Иллинойс штатларынды һәм башкала Вашингтонда җиңеп коллегиягә 65 вәкил җыйды. Күпләрнең күзләре көнчыгыштагы иң мөһим штат Флоридага төбәлде. Әмма тагын берничә штат белән бергә Флоридада да ике намзәт өчен бирелгән тавышлар арасында зур аерма күренмәде.

АКШта президент турыдан-туры, ягъни илкүләм бирелгән гомум тавышлар саны белән түгел, ә штатлардагы махсус сайлаучы вәкилләр саны нигезендә сайлана. Башкача әйткәндә, бу көнне илдә берьюлы 51 сайлау бара (50 штат һәм Колумбия бүлгесе). Һәр штатның билгеле санда сайлаучы вәкиле бар. Бу тавышлар тулысы белән әлеге штатта җиңеп чыккан намзәткә китә. Ил буйлап барлыгы 538 сайлаучы вәкил бар, сайлауда җиңү өчен кимендә 270 тавыш җыярга кирәк.

Күзәтүчеләр фикеренчә, быелгы сайлауда ике намзәт арасында киеренке көрәш көтелә. Кайбер штатларда нәтиҗә алдан билгеле булса (алар һәрвакыттагыча йә демократка, йә республиканга тавыш бирә), кимендә сигез штатта тавышлар бер чама булыр дип көтелә. Бу штатлар барысы бергә 95 сайлаучы вәкилгә ия. Алар - Невада, Колорадо, Айова, Висконсин, Оһайо, Һэмпшир, Вирджиния һәм Флорида штатлары.

Соңгы фикер белешүләргә караганда, Барак Обамага 270 тавыш җыю өчен икеләнүче ике штатта гына җиңү дә җитә, Оһайо белән Флоридада. Ә Митт Ромнига кимендә дүрт штатта, Висконсин, Оһайо, Вирджиния һәм Флоридада җиңү кирәк.

Сайлау алдыннан харитада бар штатлар да соры төскә буялды. Нәтиҗәләр килә башлагач алар йә зәңгәр (демократ), йә кызыл (республикан) төскә буялып барачак. Ике намзәтнең тавышлары бер чама булган (әлегә билгесез) штатлар сары төскә буяла.

Американың көнчыгыш ярындагы штатларда беренче тавыш бирү урыннары Казан вакыты белән (7 ноябрьдә) иртәнге дүрттә ябыла башлый. Иң соңгы булып (Казан вакыты белән көндезге унда) Аляска штатындагы урыннар ябыла. Шулай итеп, харита даими яңартылып торачак.

Америка сайлавын безнең белән бергә күзәтеп барыгыз!
XS
SM
MD
LG