Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәктәпләрендә акча җыюны шикаять итү өчен «кайнар элемтә» эшли


Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында белем бирү оешмаларында акча таләп итүне шикаять итү өчен «кайнар элемтә» эшли башлады. Мәктәптә, балалар бакчаларында һәм башка белем бирү оешмаларында канунсыз акча җыюга юлыккан ата-аналар шалтыратып үз зарларын белдерә алачак.

Билгеле булганча мәктәпләр ремонт, җиһазлар яки китаплар алу өчен акча таләп итәргә тиеш түгел.

«Кайнар элемтә» эшләүдән тыш, һәр сишәмбе көнне көндезге икедән алтыга кадәр мәгариф һәм фән министры кешеләрне үзе кабул итәчәк.
XS
SM
MD
LG