Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Лондонда республика мөмкинлеген тәкъдим итәчәк


Бүген Лондонда “Татарстанның инвестицион мөмкинлекләре” дигән форум уза. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Форум дөнья базарында Татарстанга инвестицияләр җәлеп итү өчен мөмкинлекләрен танытуга юнәлдерелгән "INVEST in TATARSTAN" PR-кампаниясе кысаларында уза. Чарага Лондондагы дөнья бизнес җәмәгатьчелеге, халыкара ширкәтләр, банклар, инвестицион фондлардан 150ләп вәкил катнашыр дип көтелә.

Халыкара форумда Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Татарстанның инвестицион мөмкинлекләре турында сөйләячәк. Моннан тыш бөтен Русия өчен мөһим булган Смарт Сити Казан проекты тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш Миңнехановның Бөекбританиядә яшәүче татарлар белән очрашуы да көтелә.
XS
SM
MD
LG