Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә дин тотучыларның хокукын яклап митинг узачак



Мәскәүдә 11 ноябрь көнне «Дини кыйммәтләр һәм дин тотучыларның хокукын яклау» митингы узачак. Аны православ һәм мөселман яшьләре оештыра. Алар фикеренчә, соңгы вакытта дин тотучыларга каршы гамәлләр артты.

«Аерым алганда, дини китапларны тыю, дин кушканча киенүне тыярга тырышу, диннән көлгән төрле күргәзмәләр оештырылу истә тотыла һәм киләчәктә моны туктату өчен христианнар һәм мөселманнар, шулай ук битараф булмаган кешеләр протест белдерергә җыена», диелә оештыручылар мөрәҗәгатендә.

Митинг оештыруга Мәскәү хакимиятеннән рөхсәт алынган.
XS
SM
MD
LG