Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балтач яшьләре интернетта "Кәеф" радиосы ачкан


“Кәеф” радиосы яшьләре
“Кәеф” радиосы яшьләре

Пәрәвездә яңа татарча интернет-радио пәйда булды. “Кәеф” дип аталган радиога Балтачның актив яшьләре нигез салган.

Бүген “Кәеф” эшчәнлеген радионың сайтында тыңлап була. 24 сәгать буе уйнап торучы радиода, музыкадан тыш, махсус тапшыруларны да күреп була. Көн саен кич белән һәвәскәр ди-джейлар халык белән туган телдә аралаша. Радионың техник ягы өчен Ранил Шәрифҗанов җаваплы, ә эфирда Раил, Мортаза, Энҗе, Лилия, DJ Стив һәм Илһам сөйли.

Илһам Гайнетдинов август аенда үткән Дөнья Татар яшьләре җыенында делегат булып катнашкан. Бәлки шуннан соң Илһамның радио эшләү теләге барлыкка килгәндер. Үзе ул радионың максаты итеп яшьләрдә милли үзаңны уятуда күрә.

“Бу радионы күптән башларга җыенган идек. Аның максаты булып татар яшьләрен берләштерү, туплау тора. Аларның көнкүрешен яктыртуны да исәпкә алабыз. Ә инде киләчәктә, Алла боерса, FM ешлыгында эшләргә хыялыбыз бар”, ди Илһам Гайнетдинов.

Илһам Гайнетдинов
Илһам Гайнетдинов
Беренче тапкыр радио Балтач яшьләре өчен генә эшли башлаган булса, тора-бара бу дулкынга башка район яшьләре һәм хәтта чит илдәге татарлар да кушылган. Радиога тыңлаучыларны җәлеп итү өчен социаль челтәрләр сайланган. “Вконтакте” сервисы аша “Кәеф”нең сәхифәсенә язылучылар арткан саен, тыңлаучылар саны да күбәя барган. Шулай ук, Балтачта эшләп килүче Baltasi.ru порталы да үз ролен уйнады, дип белдерә Гайнетдинов.

“Кәеф” эшчәнлеге берничә өлештән гыйбарәт. Ди-джейлар туры эфирда сөйли һәм яшьләргә аралашу өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Эфир барышында радио сайтында интерактив чат эшләп килә. Шул чат аркылы тыңлаучылар үзләренең фикерләрен, хәбәрләрен язып җибәрәләр, бер-берсе белән танышалар. Ә күптән түгел телефон линиясе булдырганнар.

Әле бер ай гына эшләп килгән радионың уңышлары мактанырлык булса да, Илһам Гайнетдинов әлеге нәтиҗәләрдән бик үк кәнәгать түгел.

“Килеп җитмәгән якларыбыз да байтак. Булганына шөкер итеп эшлибез. Яткан таш шомара дигән татар халык мәкале бар бит. Киләчәктә шушы юнәлештә эш алып барсак, кимчелекләр кимер дип уйлыйм. Гөнаһсыз фәрештәләр генә бар. Эшебездәге җитешсезлекләр тәҗрибә юклыктан гына тора дип ышанасы килә”, ди Гайнетдинов.

Татар интернетында билгеле Ранил Шәрифҗановның да бу радиога катнашы бар. “Яшьләр интернет радиосы”, “Балтаси.ру” проектлары авторы Татнет кырларындагы эшен дәвам итә.

Ранил Шәрифҗанов
Ранил Шәрифҗанов
“Бүгенге көндә мин Балтач районында яшим. Казанда укуымны тәмамлагач, туган ягыма кайтырга карар кылдым. Җирле актив яшьләр бу тәкъдим белән мөрәҗәгать иткәч, каршы килә алмадым, чөнки үземнең дә Балтач яшьтәшләремне туплап торучы бер радио ясау теләге белән янып йөри идем. Бу радионың шундый форматта эшләве Балтач өчен зур яңалык. Әлегә FM ешлыгы турында уйлау иртәрәк дип уйлыйм. Ә әгәр инде күчә калсак, һичшиксез зур үсеш дип кабул итеп булыр”, дип сөйли Шәрифҗанов.

Балтач районында эшләп килүче тагын бер радио бар. Аның исеме – “Кайтаваз”. Әмма Шәрифҗанов үзләрен җирле радиога көндәш дип санамый.

“Җирле радио атна буе җыелып килгән мәгълүматны яздырып, ялгышмасам, атнасына 2 тапкыр эфирга чыга. Ә без көн саен туры эфирга чыгырга тырышабыз. Безнең радиода теге колхозда ниндидер комбайнчының ничә тонна ашлык сукканы, фәләнчә сөт җыеп алынган дигән мәгълүмат бирелми. Даими тыңлаучыларыбыз яшьләр булып тора, шуңа күрә бу аларны бу кызыксындырмый. Радиода конкурслар оештырабыз, җиңүчегә бүләкләр бирәбез”, диде Азатлык радиосына Ранил Шәрифҗанов.

“Кәеф” радиосын әлегә фәкать интернетта Radiokaef.ru сылтамасы тыңлап була. Көнозын “Кәеф” татар көйләре яңгырата, ә кичен ди-джейлар эфирга чыга.
XS
SM
MD
LG