Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зюганов Волгоградның кабат Сталинград дип аталуын тели


Русия коммунистлар партиясе җитәкчесе Геннадий Зюганов Волгоградка аның элекке исеме Сталинград кайтарылыр дип өметләнә. Бу хакта ул Русия Дәүләт Думасында Сталинград сугышы 70 еллыгына багышланган чарада белдерде.

Зюганов шәһәргә элекке исемен кайтару «гаделлекнең тантана итүе» булыр иде дип саный. 1925 елга кадәр Волгоград Царицын исемен йөртсә дә, Зюганов Сталинграң аның чын исеме дигән фикердә.
XS
SM
MD
LG