Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брежнев үлеменә 30 ел: Русия шул ук хәлдә


Леонид Брежнев һәм Владимир Путин
Леонид Брежнев һәм Владимир Путин

Брежнев үлеменнән соң урнашкан силовиклар белән технократлар коалициясе әле дә исән. Русия һаман алга бара алмый.

1982 елның 10 ноябрендә Леонид Брежнев үлеме белән Советлар Берлеге җитәкчелегендә буыннар алмашу, дәвамлы реформалар һәм реформаларга каршы реакция башланган иде.

Узган 30 ел эчендә җитәкчеләр дә, алар еш куллана торган сүзләр дә берничә мәртәбә алышынды. Әмма төп мәсьәлә әле дә чишелми кала бирә: әгәр дә реформалар Русиядәге элитаның хакимияттә калуына куркыныч тудыра икән, ул реформаларны ничек гамәлгә ашырырга соң?

Брежневның үлеме Сталин чистартуларыннан соң тиз арада коммунистлар партиясе баскычларыннан югарыга үрмәләп Советлар Берлеген дистәләрчә ел идарә иткән өлкән буынның хакимияттән китүенә дә китерде.

Күбесенчә чимал сатуга нигезләнүче совет икътисады Брежнев хакимияте ахырына таба торгынлыкка керде һәм нефть бәяләре төшү белән кыенлыклар башланды. Сәяси система сыгылмалылыгын югалтты, коррупция чәчәк ата башлады, җәмгыятьтә икейөзлелек гадәти күренешкә әверелде. Яңа буын элита реформалар зарурлыгын аңлый башлады.

Үзгәрешләр башлау өчен басым ясаучы ике төп төркем - КГБ һәм технократ "режим либераллары" сәер коалициягә берләште. Алар Советлар берлеген җитәкләргә ике яктан ике кешене тәкъдим итте. Берсе - КГБ кандидаты Юрий Андропов, икенчесе - технократлар сайлаган Михаил Горбачев.

Хәзерге Владимир Путин идарәсендәге "силовиклар" белән технократлар альянсы да шул ук коалицияне хәтерләтә. 1980нче елларда Андроповны һәм Горбачевны җитәкчелеккә куйган шул ук берлекнең бюрократик варислары гасырлар чигендә Кремльгә Владимир Путинны утырткан иде.

Нью-Йорк университеты профессоры Марк Галеотти да хәзерге Русияне ул чактагы Советлар берлегенә охшата.

"Андропов нәрсәнедер үзгәртү зарурлыгын аңлаганнарны бер коалициягә туплый алды. Бу совет коммунистлары партиясе үлчәве белән караганда шактый киң нигезле коалиция булды, анда либераллар да, реформаларны шөрепләрне катырак бору юнәлешендә алып бару турында уйлаучылар да бар иде. Алар барысы да бер нәрсә - ул вәзгыятьне саклап калу мөмкин булмавы турында уртак фикердә булды. Андропов коалициясен шул нәрсә берләштерде һәм Андропов коалициясе Горбачевның хакимияткә күтәрелүенә китерде. Горбачев аны эшләтеп җибәрә башлауга проблемнар чыкты. Шул кадәр киң коалицияне ничек тотып торып булсын ди. Путин да мондый басымны күрде һәм ул инде уңышсызлыкка дучар булды. Иҗади мөмкинлекләр инде сарыф ителеп беткән", ди Галеотти.

Андропов моделен социолог Ольга Крыштановская Кытай моделенә охшата. Ул сәяси реформалар үткәрми генә икътисадка базар механизмнарын кертүне күздә тота.

Андроповның 1984 елда үлүе сәбәпле Советлар берлегендә андый модель гамәлгә ашырылмый калды. Әмма аны Путин кулланырга теләде һәм бу модельнең мөмкинлекләре бик чикләнгән булуы тиз арада ачыкланды. Икътисади вәзгыять бераз яхшырып урта сыйныф барлыкка килә башлау белән алар барыбер сәяси иреклекләр таләп итә башлый. Бу хокукларны кире кагу исә иҗадый мөмкинлекләрне буа башлый һәм тотрыксызлык башлана.

Киңрәк икътисади һәм сәяси реформаларны күздә тотучы Горбачев моделе исә ахыр чиктә авторитар хакимиятне җимерүче көчләрне уятып җибәрә.

Шулай итеп Андропов моделе дә, Горбачев моделе дә ахыр чиктә силовиклар белән технократ либераллар коалициясен икегә аера.

Әгәр Андропов моделен гамәлгә ашыра башласаң, технократлар баш күтәреп урта сыйныф белән берләшә башлый. Горбачев моделе тулы көченә керә башласа, 1991 елның августында булганча, силовиклар баш күтәрә.

Шулай итеп, Брежнев үлеменнән соң 30 ел үтүгә карамастан, Русиядәге система элеккечә ябык боҗра хәлендә кала бирә.


Сезне дә Брежнев чоры һәм аның үлеменнән соңгы көннәр турында хатирәләрегезне Азатлык укучылары белән уртаклашырга чакырабыз
XS
SM
MD
LG