Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда татар музыка белгече балалайкада уйнарга өйрәтә


Гайсә Талипов
Гайсә Талипов

Удмуртиянең атказанган укытучысы Гайсә Талипов дүртенче сәнгать мәктәбендә балаларны музыка серләренә төшендерде. Аның кырык ел хезмәте нәкъ шушы мәктәптә үтте. Бүген Гайсә әфәнде лаеклы ялда булуына карамастан, мәктәп белән тыгыз элемтәдә тора. Шушы көннәрдә аның кырык еллык хезмәт стажы тулу уңаеннан сәнгать мәктәбендә кичә булып узды.

Гайсә әфәнде яшьтән, Ижау шәһәренең 20нче татар мәктәбендә укыган елларда ук, кыллы уен кораллары ансамбленә йөргән. Мәктәпне тәмамлагач, музыка белеме өстәп, сәнгать мәктәбендә эшли башлый. Бик тиз аны мәктәп директорының ярдәмчесе итеп билгелиләр. Бу вазифаны укытучы 30 ел дәвамында башкара. Лаеклы елга чыккач та яраткан эше белән хушлашырга ашыкмый остаз, аның классына укучылар йөрүдән туктамый.

Гайсә Талиповның шәкертләре төрле конкурсларда бик теләп катнаша. Җиңүчеләр исемлегенең башында тору – гадәти күренешкә әверелә.

Гайсә Талипов дүртенче сәнгать мәктәбендә беренчеләрдән булып балалайкада уйнау сыйныфын ачуга ирешә. Балалайка сыйныфы әлеге мәктәптә генә түгел, шәһәрдә дә беренчеләрдән була. Беренче елларда гомуми белем бирүче мәктәпләрдә укучылар, аларның ата-аналары белән очрашып, әлеге уен коралы турында мәгълүмат бирә, концертларда үзе чыгыш ясый. Соңрак үзенең балалайка сыйныфына йөргән укучыларын “Балалайка” дип аталган ансамбльгә туплый.
"Балалайка" ансамбле
"Балалайка" ансамбле


Ул елларда үзенә методик әсбаплар булмавы, балаларга уйнар өчен ноталар юклыгы да үз эшен яратып башкарган укытучыга үтә алмаслык киртәләр тудырмый. Барысын да хәл итә.

“Мәскәү, Казан, Петербур, Чиләбе белән элемтә булдырдым, бу уку йортлары укытучылары миңа ноталар табарга ярдәм итте. Хәзер дә алар белән дустанә мөнәсәбәттә яшибез”, диде Гайсә Талипов.

Гайсә Талиповны шәкертләре котлый
Гайсә Талиповны шәкертләре котлый
Егерме ел элек Гайсә әфәнде Удмуртия ТИҮнең эшчәнлегендә катнаша башлый. Ул сәнгать мәктәпләрендә укучы татар балалары арасында бәйгеләр оештыруны үз җилкәсенә ала. Озак еллар бәйгенең жюри рәисе булып, аларны оештыруда зур тырышлык күрсәтте.

“Унтугыз ел элек ТИҮ оештырган беренче музыка бәйгесендә татар балалары татар музыка композиторлары әсәрләрен, татар халык көйләрен өйрәнеп, катнашты. Призлы урыннарга лаек булдылар. Ул балалар инде үзләре югары белем алып, төрле музыкаль коллективларда, уку йортларында үзләре белем бирә”, диде ул.

Бүген укытучысының эшен шәкертләре дәвам итә. Алар арасында төрле регионара һәм халыкара бәйгеләрдә җиңү яулаучы Фирдәүс Ханнанов, Гүзәл Мостафина, Владимир Гулин һәм башкалар. Мәсәлән, Владимир Гулин Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, хәзер үзе музыка көллиятендә студентларга белем бирә, мәдәният өлкәсендә уңышлары да югары бәяләнде - күптән түгел аңа Удмуртия республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.

Владимир Гулин
Владимир Гулин
Владимир Гулин укытучысы Гайсә Талиповка рәхмәтле. “Мин балалайка сыйныфына 12 яшемдә килдем. Укытучым мине балалайка белән генә кызыксындырып калмады, мине музыканы аңларга, яратырга өйрәтте. Музыка - минем тормыш һөнәрем”, диде Гулин. Аның инде үзенең шәкертләре музыка көллиятен тәмамлап, олы тормыш юлына басканнар. Араларында остазларыннан да яхшырак уйнаучылары бар икән.

Гайсә Талиповның хезмәт эшчәнлегенә багышланган кичәдә мәктәп коллективы, укучылары, башка сәнгать мәктәпләреннән коллегалары да аңа югары бәя бирде. Аның түземлелегенә гаҗәпләнү сүзләрен күп ишетергә туры килде. Мәктәптә бүген белем алучы балалар өлкән укытучылары алдында төрле музыка уен коралларында татар көйләрен башкарды.

Игорь Никитин
Игорь Никитин
Залда остазның тагын бер шәкерте, Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган хирург Игорь Никитин да бар иде. Игорь Никитин укытучысына шулай ук рәхмәтле. Музыка аңа төрле шәһәрләрне күрергә, хәтта чит илләрдә дә булырга баскыч булган. Концeртлар белән күп йөрергә туры килгән. Музыка уен коралларында уйнау аңа бүген операцияләр ясаганда да, авыруларны дәваларга дә ярдәм итә икән. Никитин оста хирург кына түгел, ул Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә дә лаек шәхес.

Гайсә Талиповның кырык еллык эшчәнлегенә багышланган кичәдә татар милли хәрәкәте вәкилләре дә катнашты. Балаларга татар моңнарына мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә алып барган эшчәнлеген Удмуртия ТИҮ вәкиле Рәшит Ситдиков Гайсә Талиповка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
XS
SM
MD
LG