Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә шартлаулар нәтиҗәсендә хөкүмәт көчләренең 20 хәрбие һәлак булган


Димәшк – Сүриянең көньягында урнашкан Дераа шәһәрендә шартлаулар нәтиҗәсендә хөкүмәт көчләренең кимендә 20 хәрбие һәлак булды.

Сүриянең хокук яклаучылары хәбәр итүенчә, офицер клубында бер-бер артлы ике шартлау булган. Әлеге хәбәрне рәсми SANA агентлыгы да раслады.

Хөкүмәт гаскәрләре белән гыйсъянчылар арасында бәрелешләр хәзер нигездә илнең төньягында – Халиб һәм Идлиб тирәсендә бара.

Соңгы тәүлек эчендә илдән 11 меңләп качак киткән. БМО мәгълүматына күрә, кораллы низаг башланганнан бирле Сүриядән барлыгы 400 меңләп качак киткән.
XS
SM
MD
LG