Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матвиенко Русия хөкүмәте каршында милли эшләр комитеты булдырырга тәкъдим итте


Мәскәү – Русиянең Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко Русия хөкүмәте каршында милли эшләр өчен җаваплы дәүләт комитеты булдырырга тәкъдим итте.

Әлеге тәкъдим җомга көнне Федерация шурасының милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү шурасы утырышында ясалды.

Яңа комитет милли сәясәт стратегиясе үтәлешен контроль итәргә, төбәкләрдәге вазгыятьне күзәтеп барырга, аналитик материаллар һәм хисаплар әзерләргә тиеш булачак.

Матвиенко сүзләренчә, Русиянең милли сәясәт стратегиясен әзерләү шушы елның 1 декаберенә тәмамланырга тиеш.
XS
SM
MD
LG