Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия оппозиция оешмалары берләшү турында килешергә җыена


Катар башкаласы Дохада сөйләүләр алып барган Сүрия оппозиция көчләре берләшү турында килешү алдында тора. Сүрия дисседенты Рияд Сәиф белдерүенчә, оппозиция көчләренең берләшү 90% килешенгән.

Шул ук вакытта яңа оппозиция коалициясе барлыкка килгән очракта үзләренең тәэсирләре кимер дип Сүриядәге төп оппозиция көче булган – Сүрия милли шурасы бу өлкәдәге барлык килешүләргә чик куярга тырыша дигән хәбәрләр килә.

Сүрия милли шурасының яңа җитәкчесе Дҗордҗ Сабра шураның башка Сүрия төркемнәре тарафыннан кертелгән тәкъдимнәрен тикшерүен әйтте.

Сүрия оппозициясен яклаган илләр, шул исәптән АКШ һәм Катар президент Башар Әсад режимы белән көрәшүне җиңеләйтү өчен барлык оппозиция көчләрен берләшергә чакыра.

Кичә Сүрия мәгълүмат министры Омран аз-Зохби илдәге низагны туктату максатыннан оппозицияне диалогка чакырды. Ул әлеге сөйләшүләрне уздыру өчен Сүрия армиясенең террорчылар белән көрәшүен әйтте.
XS
SM
MD
LG