Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә прокурорның хокук яклаучы Рубашныйга кисәтүен канунсыз дип тапты


Казанның Яңа Савин бистәсе мәхкәмәсе хокук яклаучы Владимир Рубашныйга кисәтү ясаган прокурор Артур Абуталипов өстеннән шикаятьне Русиянең баш прокуратурасына җибәрү белән янады.

Җәмәгать күзәтү комиссиясе әгъзалары арасында булган Рубашный 14 августта 19 санлы колониягә кергәндә кесә телефонын сакчыларга тапшырган. Сакчылар барыбер аны тикшергән, нәтиҗәдә аның тоткыннар белән сөйләшүне яздырыр өчен алып барган диктофоны, модем һәм акчасы алынган.

Икенче көнне үк Казан прокуроры Абуталипов Рубашныйның бу гамәле "төрмәләрдәге тәртип һәм таләпләрне бозу" канунына каршы, дип аңа кисәтү ясаган. Рубашный канун бозмавын дәлилләр өчен Яңа Савин мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән.

Хөкемдар Руслан Королев прокуратураның кисәтүне тиешле кешегә җибәрмәвен билгеләп, аның Русиянең баш прокуратурасы фәрманын бозуын белдерде һәм прокурор өстеннән шикаятьне баш прокуратурага җибәрәчәге белән янады.

Мәхкәмә карары белән Рубашныйга белдерелгән кисәтү гамәлдән чыгарылачак һәм аңа хөкем эшләренә киткән 200 сум акчасы түләнәчәк.
XS
SM
MD
LG