Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә болгар милли-мәдәни мохтарияте эшли башлады


Сембер шәһәре болгар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Хәмзә Ямбаев
Сембер шәһәре болгар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Хәмзә Ямбаев

Сембер шәһәренең болгар милли-мәдәни мохтарияте Татарстан ярдәменә өметләнә. Сембер өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре болгарчылардан куркып калган. Бу хакта болгар автономиясе рәисе Хәмзә Ямбаев белдерде. "Алтын Урда" хәрәкәте координаторы Илфак Шиһапов бу автономия төзелүне татарны бүлгәләүдә яңа адым буларак бәяләде.

Русия юстиция министрлыгының Сембер (Ульяновски) өлкәсендәге бүлеге моннан 10 көн элек шәһәрнең "Болгар милли-мәдәни мохтарияте"н теркәде. "Бернинди кыенлыклар да булмады, ничек документларны тапшырдык, шулай теркәлдек тә", дип белдерде әлеге автономия рәисе Хәмзә Ямбаев. Теркәлгәнгә кадәр мохтариятне оештыру җыелышына, аның сүзләренчә, йөзләп кеше килгән. Халык 12 кешедән торган идарә һәм бу яңа оешманың рәисе итеп Ямбаевны сайлап куйган.

Ямбаев автономияне Сембер шәһәрендә моннан 15 еллап элек үк барлыкка килгән "Болгар яңарышы" ("Булгарское возрождение") оешмасының яңа, югарырак баскычы буларак бәяли. Азатлык радиосына аңлату эшләрен даими алып барганга, сафларының елдан-ел арта баруын да белдерде ул. "Хәзер безгә Сембер өлкәсендә яшәүче чуашлар да кушыла, алар да "татар" шикелле үк "чуаш" сүзенең дә кушамат кына булуын аңлый башлады", ди Ямбаев. Аның сүзләренчә, мохтарият алга таба да болгарчылык хәрәкәтен киңрәк җәелдерергә тели, әмма моның өчен оешманың нинди дә булса мәгълүмат чарасын әлегә булдырырга җыенмыйлар.
Чуашлар да "чуаш" сүзенең кушамат кына булуын аңлый башлады
Ямбаев автономия төзелгәч тә башка татар оешмаларының үзләреннән көнләшеп, хәтта шөлләп карауларын да белдерде. "Безнең Сембердә билгеле, күп эшләр башкаручы татар милли-мәдәни мохтарияте бар. Ул тарих, мәдәният, туган телне яклый. Бездә хәзер ике автономия булды – татарларныкы һәм болгарларныкы. Татар автономиясендәге җитәкчеләрнең кайберләре безгә шөлләп карый, үзләренең дәрәҗәләренә, эшләренә куркыныч килер дип көтәләр. Көнләшү дә бар. Без бик озын – тулысынча кабул итмәү, аңларга теләмәү һәм хәзер инде исә тануга кадәр юл үттек", ди Ямбаев.

Нинди генә милли-мәдәни мохтарият булмасын, ул билгеле бер милләтнең мәнфәгатьләрен кайгырта. Телне саклап калу, мәдәниятне үстерү, тарихны һәм гореф-гадәтләрне яшь буынга иңдерү эшләре алып бара. Русиянең кайсы төбәгендә генә теркәлмәсен һәр мохтариятнең таянган халкы, һәрвакыт ярдәм кулы сузып торган республикасы йә дәүләте бар. Мисал өчен, Татарстандагы әрмән милли-мәдәни мохтарияте Әрмәнстан белән тыгыз хезмәттәшлектә, уртак тел табып эшли.

Сембердәге болгар милли-мәдәни мохтариятенең терәге һәм таянычы кем булыр? Азатлык радиосы бу сорауны Ямбаевка юллады.

"Әгәр сезнең бу фикерегезне дәвам итсәк, без Болгарстанга, Софиягә таянырга тиешбез. Әмма без – татарлар бер нәсел бит. Безнең милли таяныч бар, ул – Казан, Татарстан. Безнең эшебез мәгърифәт һәм үз тарихыбыз турында белем тарату. Татарстанда дәүләт дәрәҗәсендә дә, җәмәгатьчелектә дә "Болгар яңарышын"да, автономияне дә һәм болгар темасын да кире какмыйлар, безгә булышып торалар, чараларыбызда да катнашалар. Мисал өчен, моннан берничә ел элек Сембердә Кол Галигә һәйкәл куйдык. Бу һәйкәлне куйганда безгә Татарстаннан хөкүмәт ягыннан да, зыялылар да төрле яклап бик зур ярдәм иттеләр", ди Ямбаев.

"Болгарчылар – татарга каршы эшләүчеләр"

Җәмәгать эшлеклесе, "Алтын Урда" хәрәкәте координаторы Илфак Шиһапов Сембердә болгар автономиясенең тиз генә теркәлүен Мәскәүнең татарны таркату адымы буларак бәяләде.

Илфак Шиһапов
Илфак Шиһапов
"Татарлар Русиядә руслардан кала сан ягыннан икенче урында тора һәм төрле яклап, шул исәптән сәяси яктан да, көчле халык. Үзәктәге кайбер даирәләрнең татар халкын көчсезләндерергә тырышуы бу. Әле тагын башка адымнар да булачак.

Җанисәп алдыннан да татарларны мишәрләргә, типтәрләргә һәм башкаларга бүлгәләделәр. Үзебезнең милләт кешеләренең татарга шулай каршы эшләве аяныч хәл. Татар арасында сатлыклар һәрвакыт булган, бар һәм булачак", диде Шиһапов.

Шиһапов үзенең Сембер болгарчылары һәм шулай ук Оренбурда болгарчылык идеясе белән янып-көючы алты-җиде кеше белән аралашкалап торуын белдерде. Ул яклардагы татар халкының 99 процентының үзләренең татар икәнлекләрен аңлауларын, бу ялгыш юлга кереп китмәячәкләрен дә әйтте. Аның фикеренчә, болгар автономиясен булдыру бөтен яктан килеп караганда да зур ахмаклык булып тора.

"Бу – зур ахмаклык. Тарихи яктан да, сәяси яктан да, миллилек ягыннан да бу кешеләр турыдан-туры татар халкына каршы эшләүчеләр. Бу милләтне таркатуның бер юлы булып тора. Мин моны трагедия дип санамыйм. Һәрбер җәмгыятьтә, һәрбер халыкта кечкенә генә бер өлеш акылларыннан язганнар һәрвакыт була. Тарихи яктан карасак та бу әйбернең бернинди нигезе юк. Тарих белән җитдирәк кызыксынган һәр кешегә билгеле, бүген татарларның XIV гасырдан ук үзләрен татар дип һәм телләренең татар теле булуын белдергән меңнәрчә документ бар. Бу әйберләрне эзлекле итеп киң күләмдә халыкка җиткермәвебез – ул тарихчыларның һәм журналистларның гаебе. Бу хәл заманында бер тапкыр булды инде. 1944 елгы карар нигезендә куштырнаклар эчендә әйткәндә "олы тарихчылар"ыбыз гомерләре буе шушы болгарчылык теориясенә эшләде. Бүген исә буш һәм дөрес булмаган теория өстендә утыруларын үзләре дә аңлый”, диде Илфак Шиһапов.
XS
SM
MD
LG