Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа министрлары Грециягә чираттагы кредитны бирми торырга булды


Брюссельдә җыелган финанс министрлары очрашуында Грециягә чираттагы акчалата ярдәмне бирми торырга, илнең ике ел эчендә дефицитны киметүен көтәргә карар итте. Финанс ярдәм 31.5 миллиард евро күләмендә булырга тиеш иде.

Халыкара кредитлар мәсьәләсе тагын 20 ноябрь каралачак.

Якшәмбе көнне Греция парламенты 2013 елга бюджет чыгымнарын кыскарту турында яңа план кабул итте. Илгә кырыс экономия чараларын гамәлгә ашыру өчен 150 миллиард евролык ярдәм инде бирелгән иде.

Рәсмиләр планлаштырылган яңа ярдәм тиз арада килмәсә Греция бөтенләй акчасыз калачак, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG