Accessibility links

Казанда Татарстан-Финляндия бизнес форумы ачылды


Казанда ачылган Татарстан-Финляндия бизнес форумында Татарстан премьер-министры Илдар Халиков һәм Финляндиянең Европа эшләре һәм тышкы сәүдә министры Александр Стубб катнаша.

Җыенда Татарстан белән Финляндия арасында хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ике як өчен дә файдалы килешүләр кабул итү юллары тикшерелә.

Казанга бу очрашуга Финляндиядән эшкуарлар, эре ширкәтләр башлыклары, экология, авыл хуҗалыгы, мәгариф, машина ясау һәм төзелеш өлкәләре вәкилләре килде.

2012 елның беренче алты аенда ике арада сәүдә $406 млн булды. Бу узган елның бу вакыты белән чагыштырганда 2.8% күбрәк. Күбрәк товар Татарстаннан Финляндиягә сатылган ($398 млн-$8,5 млн).
XS
SM
MD
LG