Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мулла"дагы мулла ышандыра алмады


Яшь мулла Әсфәндиярне башкаручы Эмиль Талипов
Яшь мулла Әсфәндиярне башкаручы Эмиль Талипов
Камал театрының соңгы премьерасы “Мулла” спектакле соңгы арада күп сөйләнелгән, көтеп алынган премьераларның берсе булды. Халык шыгрым тулы залда алма төшәр урын юк, билгеле, премьераның беренче көне! Яшьләрнең күп булуы куандыра. Яулык япкан кызлар да хәйран күренгәли.

Пәрдә ачылуга үземне Качалов исемендәге рус театрында кебек хис иттем. Декорацияләр караңгы төсләрдә, мулла яшәргә килгән татар йорты да үзен сиздерми. Сәхнәнең арткырак өлешендә калкып торучы мәчет манарасы гына татар авылына ишарә ясый. Менә шушы караңгылык хисе спектакльнең буеннан буена сизелде. Аңлашыла, әсәрне сәхнәгә куючылар бүгенге татар авылының авыр хәлдә икәнен ассызыклый, әмма чынлыкта ул андый ук дәрәҗәгә төшеп җитмәгән бит! Тумышым белән шәһәр кызы булсам да, университетның икенче курсыннан Лаеш районына балаларга бию укытырга кайта идем. Өч ел буе шунда йөрдем. Татар авылы мохите андый түгел! Эчкечелек, наркомания, эшсезлеккә баткан авыллар бар. Әмма мондый ук татар авылын күргәнем юк иде.


Спектакльдән күренеш
Спектакльдән күренеш
Әсәр барышында мөселманнарга актив рәвештә тагыла торган ваһһаби ярлыгы турында моңа кадәр авыл имамы булган Сәлахетдин (Равил Шәрәфи) авызыннан берничә тапкыр ишетергә туры килә. Әлеге темага кагылулары урынлы һәм кирәкле. Ул яктан камаллар сәхнәдән көн кадагына сугучы темаларны читләтеп узмый. Анысына мең рәхмәт.

Искәндәр Хәйруллин башкарган роль иң ышандырганы булды. Заманында авылдашлары бабасын туган җиреннән сөргән, Магнитогорскида туып-үскән, еллар буе нәфрәт хисен җиңә алмаган Вәлиәхмәт авылга һәм анда яшәүчеләргә ясин чыгарга кайткан. Үзе күп укый, Коръәнне рус телендә өйрәнгән Вәлиәхмәткә ышанмаслык түгел. Әйткән сүзе акыллы, башкаларга тәэсир итә белә торган мондый кеше кулыннан аракы түгел, әллә ни дә алырсың. Илдус Габдрахманов башкаруындагы Бәдретдин дә оста уйналды. Чын сәрхүшләрчә йөрешеннән, барабан урынына чиләк кагуыннан башлап, мулла кул биреп торгызгач өстен каккан өчен гаҗәпләнүенә кадәр.

Җирле үзидарә рәисе Лемур һәм милиционер Әмир җәмгыятьнең никадәр авыру дәрәҗәдә икәнен аңласалар да, кулларыннан берни килми. Тормышта да нәкъ шундый кешеләр еш очрый. Болардан да реаль образны табалмассың кебек.

Спектакльдән күренеш
Спектакльдән күренеш
Әлеге әсәр инде өч кат татар театрлары тарафыннан сәхнәгә куелды. Моңа кадәр әлеге пьесага Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт драма театры, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры мөрәҗәгать итте. Монысы - дүртенчесе. Һәр режиссер әсәрне үзенчә күзаллый, сәхнәдә үзенчә күрә. Туфан абый үзе исән булса, соңгы куелыш болай булмас иде шикелле.

Яшь мулла Әсфәндиярне башкаручы Эмиль Талипов биргән бик күп интервьюларында әлеге рольгә әзерлек барышында мәдрәсәгә йөри, Коръән укый башлаган диелә. Азан әйтүе ошады. Бер күренештә азан вакытында кызларның “Бу нинди җыр?” дип кыланып утырулары күңелгә ятмады. Азан укылганда зал шушы сихри моңнарга күмелеп утырырга һәм уйланырга тиеш иде. Ә бу очракта ул фон рәвешен үтәде төсле. Күпне күргән, тормыш ачысын татыган мулла мондый булырга тиеш түгел. Яшь имамнар белән аралашканым бар. Алардан ниндидер көчле рухлылык бөркеп тора, сөйләшкәннән соң тынычлангандай буласың. Ә монда мулла - башка. Билгеле, кеше төрле була. Заманында авыр тормышка дучар булып төрмә юлларын таптаган, бүгенге көндә исә имамлык эшен алып баручы кешене беләм. Ул спектакльдәге мулла язмышын кабатлаган. Ләкин ул да мондый түгел! Әсфәндияр ахырына кадәр көчле булуына ышандыра алмады никтер... Сәхнә әсәре уйнаган саен шомара диләр, бәлки алга таба үзгәрер?

Туфан абый Миңнуллинның татар театры тарихына кереп калган легендар пьесалары байтак. Ләкин алдагыларында ул дин темасына алай ук кагылмады. Һәрвакыт гомумкешелек кыйммәтләренә басым ясады. “Мулла” исә башка төрдәге әсәр.

Мәдәният өлкәсендә кайнаучылар җәмгыятьтә барган процессларга бик сизгер. Соңгы арада Татарстанда башка сыймаслык хәлләр булып узгач, камалларның шушы спектакльне куюы татарлар, мөселманнар исеменнән: “Без әлеге вакыйгалар белән риза түгел һәм булмаячакбыз!” дигән шигаренә ошый.

Сәхнәгә балалар чыгару уңышлы булды. Гомумән, спектакльдә үз-үзләрен уйнаган баланы очратуы сирәгрәк хәл. Әйтергә кирәк, тамашачы да үзләрен яратып кабул итте, алкышларга күмде.

Әлеге язмада мин шәхси фикеремне генә белдердем. Һәрхәлдә әсәрнең уйланырга мәҗбүр итүе зур нәрсә. Ышанам, “Мулла”ның сәхнә тормышы озын булыр.

Хәят Аббязова
Казан

Хөрмәтле укучылар, әлеге спектакльне караган булсагыз, сезне дә фикер алышуга чакырабыз.
XS
SM
MD
LG