Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан корылтае депутаты Владимир Жаринов салым түләмәүдә гаепләнә


Башкортстан Дәүләт җыелышы Корылтай депутаты Владимир Жариновка каршы икенче җинаять эше ачылды.

Республиканың тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, "Стәрлетамак җитештерү җиһазлары ясаучы берләшмә" ("Стерлитамакский станкостроительный завод") җитәкчесе булган депутат Жариновның 2008 елның ноябреннән алып 2012 елның августына кадәр 22 млн сумлык салымы түләнми калган. Бер үк вакытта Жаринов 53 яңа хисап ачып аларга 145 млн сумны күчергән.

Депутатка ачылган беренче җинаять эшендә ул берләшмәнең 45 млн сумын үзләштерүдә гаепләнә.

Стәрлетамак заводы Русиядә тимер кисү җиһазларын ясаучы иң эре берләшмәләрнең берсе. Монда җитештерелгән әйберләр Русиянең берничә эре ширкәтенә, шулай ук Ирландия, Эстония һәм Беларуска җибәрелә.
XS
SM
MD
LG