Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үзбәкстанга татар теле укытучылары кирәк"


Рәйхан Мәннәпова
Рәйхан Мәннәпова
Ташкент дәүләт радиосында тугыз ел татар тапшыруларын әзерләүче һәм алып баручы Рәйхан Мәннәпова Дөнья татар конгрессы корылтаена бара. Ул, сүз бирсәләр, Үзбәкстанда татар теле укытучыларының булмавы, урта буынның да телне белмәве турында сөйләр идем, ди.

"Бүген безнең монда татар теле укытырга кешеләр юк. Бу бик җитди проблем булып тора. Хәтта яшьләр генә түгел, 40-45 яшьлек милләттәшләр, татар җырларын ишетеп елауларын әйтсәләр дә, татарча сөйләшми. Безгә яшьләрне сөйләшергә генә түгел, язарга һәм укытырга өйрәтә алырдай укытучылар кирәк. Татарстаннан мин берничә тапкыр сорап карган идем, нишләптер җибәрә алмыйлар. Монда төпләнеп калу кирәк, шуңа күрә беркемнең дә киләсе килми", ди Мәннәпова.

Мәннәпова әгәр үзе бу эштән китә калса, тапшыруны алып барырдай туган телне яхшы белгән кеше таба алмаячакларын да әйтә. Аның сүзләренчә, Ташкенттагы татар яшьләре хәрәкәте төрле чаралар үткәрә, әмма араларында яхшы итеп татарча сөйләшә белүчеләр юк диярлек. Бу хәрәкәт лидеры Нәриман Кәримов - “Бәллүр чишмә” тапшыруында даими чыгыш ясаучыларның берсе. Төрле кичәләр, "Чәк-чәк бәйрәме", дискотекалар булуы турында милләттәшләргә җиткереп тора.

"Үзбәкстаннан читтәге яңалыкларны сөйләргә ярамый"

"Бәллүр чишмә" тапшырулары атнага өч тапкыр: сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә Ташкент вакыты белән кичке 11нче яртыда 30 минутлык булып эфирга чыга. Һәр тапшыруның баштагы җиде минуты рәсми яңалыкларга багышлана. Моның өчен Мәннәпова һәр яңалыкны татар теленә тәрҗемә итүен әйтә. "Без бит Үзбәкстан дәүләт радиосы, шуңа күрә татар дөньясындагы һәм Татарстан яңалыкларын бирә алмыйбыз, сөйләргә ярамый, сәясәт шундый", ди Мәннәпова. Татарстаннан вәкилләр һәм сәнгать төркемнәре Үзбәкстанга рәсми сәфәр белән килгән очракта гына, аның сүзләренчә, баш мөхәррир бу хактагы язмаларны бернинди каршылыксыз эфирга үткәрә.

Октябрь ахырында "Үзбәкстан - гомуми йортыбыз" дип аталган чара кысасында Татарстан көннәре дә булып үткән. Бәйрәмгә Казан артистлары Искәндәр Биктаһиров, Фәридә-Алсу дуэты, баянчы Айдар Вәлиев килгән. Мәннәпова концерт вакытында һәрберсе белән әңгәмәләр эшләп калган. Пәнҗешәмбе, 15 ноябрьдә булачак тапшыруда язмаларның бер өлешен тәкъдим итәчәк.

"Мондый рәсми концертларга гади халыкны кертмиләр. Бу чараларга бары тик чакыру билетлары гына таратыла һәм күпләр татар җырларын тыңларга, артистларны күрергә теләсә дә, күрә алмый кала. Мин шуңа күрә тыңлаучыларга алар белән әзерләгән әңгәмәләрне күбрәк бирергә тырышам", ди Мәннәпова.

Дөнья татар конгрессы корылтаеннан кайткач "Бәллүр чишмә"дә татар халкының иң зур җыены турында сөйләргә җыена ул.

"Бәллүр чишмә"не башкортлар да тыңлый

“Бәллүр чишмә”нең берничә рубрикасы бар. "Җыр-моң дөньясында" җырчылар, композиторлар турында мәгълүмат бирелә, "Танылган шәхесләребез" сәхифәсе татар милләтенең мәшһүр кешеләре, Үзбәкстандагы күренекле татарлар турында сөйли. Ноябрь тапшыруларының берсе татарның күренекле композиторы Сара Садыйковага багышланган, Бохарада яшәүче мамыкчылык галиме Әдхәт Батталов, Гаяз Исхакыйның туганы Сөембикә Шәрипова һәм башка күренекле кешеләр тыңлаучыларның күңелен яулаган.

Музыкаль язмаларны Мәннәпова Казаннан алып кайткан. Тыңлаучылар белән бәйләнешләрнең начар булуын да яшерми ул. "Хатлар язмыйлар, гадәттә, бик еш булмаса да, өйгә шалтыраталар", ди.

Ташкент дәүләт радиосы кырымтатар, таҗик, уйгыр, казакъ, татар-башкорт телләрендә тапшырулар алып бара.

Аларның берсе рәсми рәвештә татар-башкорт тапшырулары дип аталса да, күпчелек очракта татар телендә генә бара. "Айга бер-ике тапкыр башкортча белүче Ралия Карипованы чакырам. Ул Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге башкорт милли-мәдәни үзәгендә эшли. Үзәктә берәр яңалыклар булганда ул алар турында радиога килеп башкортча сөйләп китә. Башкортлар Үзбәкстанда әз, әмма безнең тапшыруларны тыңлыйлар. Быел бу үзәкнең 20 еллыгын үткәрделәр, бу чарага Стәрлетамак филармониясенең бию театры килде", ди Мәннәпова.

Үзбәкстанда 240 меңләп татар яши. Моннан 21 ел элек татар тапшырулары оешкач та аларны бөтен Үзбәкстанда тыңлап булган. Хәзер исә Ташкент шәһәре һәм Ташкент өлкәсе эфирында гына калган.

Рәйхан Мәннәпова тумышы белән Шөгердән (хәзерге Лениногорски). Казанда музыка училищесын, аннан соң консерватория бетерә. 1979 елда Ташкентка күчеп килә. Музыка-педагогия училищесында 32 ел белем бирә. Ташкентта радио-телевидениедә татарча тапшырулар оештырып, аларны алып барган Айрат Габдулла Татарстанга күчеп киткәч, "Бәллүр чишмә"не алып баручылар берничә тапкыр алышына. Моннан тугыз ел элек "Яшьлек" ансамблендә җырлаганда Рәйхан ханымны радиога, әлеге тапшыруларны алып барырга чакыралар.

Ташкент дәүләт телевидениесендә дә татарча тапшырулар әзерләнә. Ике айга бер мәртәбә 10 минутлык булып эфирга чыга. Бу тапшыру башка милләтләрнеке белән беррәттән "Бердәм гаиләдә" дигән рубрика кысаларында әзерләнә.
XS
SM
MD
LG