Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай коммунистлары башлыгы итеп Си Цзиньпин сайланды


Си Цзиньпин
Си Цзиньпин
Кытай Коммунистлары фиркасе үзәк комитеты генераль секретаре итеп Си Цзиньпин сайланды. Аңа кадәр партия белән ун ел җитәкчелек иткән Һу Цзиньтао әле дә Кытай җитәкчесе булып кала. 2013 елда бу вазифага Си Цзиньпин билгеләнер, дип көтелә.

Илнең рәсми Синһуа мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, партиянең сәяси бюроның даими комитетында әгъзалар саны тугыздан җидегә кадәр киметелде.

Партиянең яңа җитәкчесе кытай халкы тормышын "яхшырту өчен" көрәшәчәген белдерде. Белгечләр Си Цзиньпиннең беренче чыгышын "прагматик" дип бәяләде. Илнең үсеше өчен "кайбер идеологик киртәләрдән" арыну кирәк булачак, диде яңа җитәкче. Белгечләр фирка эчендә чишелеш көткән төп мәсьәләрнең берсе - коррупция, дип саный.
XS
SM
MD
LG