Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзә сызыгында көч куллану арта


Хәмәс сугышчыларының көнчыгыш Израилгә һөҗүмнәре нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булды. Израил дә Хәмәс контролендәге Газзә сызыгына һөҗүмнәрен арттырды.

Израил чәршәмбедән бирле Хәмәскә җавап итеп махсус хәрби чара игълан итте. Һөҗүмнәр нәтиҗәсендә Хәмәс хәрби көчләре башлыгы Әхмәт әл-Җагбари, шулай ук тагын 13 кеше һәлак булды. Үлгәннәр арасында ике бала бар.

Израил гаскәрләренең матбугат вәкиле Авитал Лейбович бу махсус чараның тагын да киңәйтелү ихтималы бар, дип белдерде.

Низаг тирәнәю сәбәпле президент Мәхмүт Аббас Европага сәфәрен дәвам итмичә Швейцариядәге очрашулардан соң кире кайтты.

Фәлестин хакимияте 2007 елгы сайлаудан соң Үрдүн елгасының Көнбатыш Ярын гына үз контролендә тота. Газзә Хәмәс көчләре кулында.

Мисыр президенты Мөхәммәт Мурси бүген телевидениедә чыгыш ясап, Израилнең "агрессиясе кабул ителерлек" түгел, диде. Мурси Якын Көнчыгыштагы бу соңгы хәлләр турында АКШ президенты Барак Обама һәм БМО генераль секретаре Пан Ги Мун белән сөйләшкәнен белдерде.

Русия низагны тирәнәйтергә "ярамый" диде. Британия кризис өчен бар җаваплылык Хәмәстә, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG