Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хәрби госпитале ябылды


Казанның элекке Арчы урамындагы (хәзерге Карл Маркс урамы) хәрби госпиталь ябылды, анда эшләүчеләр эшсез калды, дип хәбәр итә Татар-Информ.

Русия хәрби көчләре реформасы нигезендә илдәге хәрби госпитальлләрнең күбесен ябу каралган. 2010 елның февралендә ул чактагы саклану министры Анатолий Сердюковның Казан госпитален ябу фәрманыннан соң монда эшләүчеләр, башкала ветераннары һәм пенсионерлары аны саклап калу таләбе белән берничә урам җыены уздырды. Май аенда министрның Казан госпитален япмау фәрманы чыккан иде.

Кичә мәгълүмат чараларында яңа саклану министры Сергей Шойгуның Русиянең берничә хәрби госпитале ябылачак, дигән белдерүе чыкты.

Казан хәрби госпитале элек Русиянең иң зур һәм иң яхшы җиһазландырылган медицина берләшмәләрнең берсе иде. Петр I заманында ук төзелә башлаган һәм Казан шәһәр планына VIII гасыр ахырында кертелгән бу биналарның тарихи кыйммәте дә бар.
XS
SM
MD
LG